Ни өчен иганәченең спонсор була алмавын беләсезме? «Акционерлык җәмгыяте» сүзтезмәсе турында ни әйтерсез? Сездә «сахра» дип сөйләшәләрме, әллә «сәхрә» диләрме? Әйдәгез, бу юлы шушы темаларга сөйләшик.
АКЦИОНЕРЛАР ҖӘМГЫЯТЕ
Нәкъ менә шушылай язылыш миңа иң дөресе булып тоела, тик бүген күп кенә элмә такталарда, мөһерләрдә оешма атамаларын акционерлык җәмгыяте дип атау очрый. Заманында, мондый төр җәмгыятьләр барлыкка килгән чорда, бәлки, игътибарсызлык белән, бәлки, мәгълүмат җитмәү сәбәпле акционерлык сүзе кереп киткән булгандыр.
Ни өчен моның белән килешәсем килмиме? Чөнки мондый төр сүзтезмәдән торган башка оешмаларыбыз күптән бар. Без аларга шактый күнеккән. Алар татар теленең үзенчәлекләрен исәпкә алып ясалган булган. Сүзем коммунистлар партиясе, балалар бакчасы, студентлар лигасы кебекләр турында. Менә күрәсез бит: болар барысы да рус теленнән калька булсалар да, төзелешләре бер дә русныкы кебек түгел – саф татарча. Беркем дә балалык бакчасы яки коммунистлык партиясе дими бит.
Шул калыпны нигез итеп алып карасак, мондый картина килеп чыга: берничә акционер (акционерлар) килешеп, аңлашып ниндидер җәмгыять төзиләр. Шул җәмгыять әлеге акционерларныкы була бит инде. Шуңа күрә аны акционерлар җәмгыяте дию бик мантыйклы. Ә менә акционерлык ничек аңлатыла ала, мин белмим. Анда да билгеле бер мәгънә салынгандыр инде. Бәлки сез аңлатып бирерсез?
АКШ
Хәзерге вакытта без – сүзлекчеләр – моңарчы татар телендә бер тапкыр да эшләнелмәгән яңа орфографик сүзлек төре – «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дип атала торган хезмәтебезне бетереп киләбез. Атамасыннан аңлашылганча, анда баш хәреф яки юл хәрефеннән язылырга тиешле сүзләр урын алачак. Сүзлекне тулысынча тасвирларга җыенмыйм, аны тиздән үзегез кулга алырсыз. Шул сүзлекне төзегәндә туган бихисап сорауларның берсенә тукталмакчы булам.
Гадәттә, татар телендә баш хәреф кулланылышындагы хаталар рус телендәгечә булмаган сүзләрдә китә (орловский рысак – Орлов юртагы). Тагын да кызыграк очраклар бар: ул да булса – кыскартылмалар. Кыскартылу юлы белән сүз ясау татар теленең сүзьясалыш модельләреннән берсе булып саналса да, аны актив кулланалар дип әйтеп булмый. Яратмый инде безнең халык шундый нәмәрсәләрне. Нәрсә инде ул бер өемгә өелгән хәрефләр? Шулай да, алардан бөтенләй качып котылып та булмый. Бар бит инде алар бездә, аз булса да бар: БДБ, БДИ һ.б. Мондыйларның хәтта махсус сүзлеге дә бар бездә.
Яңа сүзлектә бу кыскартылмаларның укылышын бирү дә төп шартларның берсе иде. Менә югарыдагы аббревиатураларның укылышы, мәсәлән, бэдэбэ́, бэдэи́ була. Ләкин һәр кыскартылма да җиңел генә укыла дип уйламагыз. Менә бу АКШ дигәнне нишләтәбез инде? Әгәр дә гомуми таләпләргә буйсындырсак, аны акаша́ дип укырга тиеш булабыз, АКШга, АКШда дип кушымчаларның яңгырау вариантларын кушарга тиеш булабыз. Әмма бит болай дию гадәткә кермәгән, аны күптән инде акш, хәтта акыш дип укыйлар. Менә мондый сораулар туганда сез нишләр идегез? Әйе шул, тел белгеченнән сорар идегез. Ә тел белгече дә белмәсә? Ул да белмәсә, менә безнең кебек чыгу юлын табарга туры килә, язылышны ничек тә булса җайга салырга туры килә. Без дә, гадәткә кергән вариантны традицион кулланыш дип, мөгез чыгарып тормадык, үзебезчәрәк итеп АКШ ул акыш дип калдырырга булдык.
ИГАНӘЧЕ ≠ СПОНСОР
Кайберәүләрнең үҗәтлегенә «сокланам» инде мин. Сүзем терминнар ясауга бәйле. Телдә билгеле бер мәгънәдә йөргән сүзгә тоталар да өр-яңа мәгънә салып куялар, шуннан ул ике мәгънәдә йөри. Ничек телисең, шулай аңла аннары.
Спонсор мәгънәсен белдергән сүзгә, имеш, татарча эквивалент тапканнар. Ешрак радиодан ишеттерәләр бу сүзне. «Фәлән тапшыруның иганәчесе – …», «алдагы сәгатьнең иганәчесе – …» Ләкин бит иганәче ул «спонсор» түгел, ул күбрәк «меценат» сүзенә туры килә. Аермалары нәрсәдә соң?
Спонсор ул үзенең эшчәнлеген яки товарын рекламалау бәрабәренә берәүгә финанс ярдәме күрсәтүче физик яки юридик зат. Монда төп сүзләр: «үзен рекламалау», ягъни спонсорның ярдәм итүдә үзен яки эшчәнлеген күрсәтү максаты бар.
Меценатның исә андый максатлары юк, ул үз теләге белән, күңеле тартылган өчен фән, сәнгать, мәдәният үсешенә финанс ярдәм күрсәтүче кеше. Нәкъ шул мәгънәгә иганәче сүзе туры килә. Нәкъ шул мәгънәдә аны гасыр башында кулланганнар да. Бүген исә иске сүзгә яңа кием кидерү белән генә аның эчтәлеге үзгәрә дип уйлыйлармы икән? Хуш, шулай да булсын ди. Хәзер меценат сүзен ничек тәрҗемә итәбез соң? Иганәче башка сүзнең тәрҗемәсе булды бит инде.
Минемчә, спонсор ул спонсор, меценат ул иганәче. Уйлап эш итә башласаң, телебезне әле шомартасы да шомартасы.
САХРА // СӘХРӘ
Безнең телдә каты вариантта да, йомшак вариантта да кулланыла торган тагын бер төркем сүз бар: хаста // хәстә, харап // хәрәп һ. б.
Чигенеш итеп кенә бу сүзләрдә [х] авазының игътибарны үзенә тартуын билгеләп үтәргә була. Шуның белән бәйле түгелме икән дияр идем, башка парлар булуы да ихтимал, әлбәттә.
Менә мондый икенең берсен сайлау кирәк булган очракта нишләргә? Сүзлекче кешегә, мәсәлән, кайсы вариантны алырга? Гомуми картина болайрак: телебездә (әдәби формасында дә, сөйләшләрдә дә) хаста (хәтта қаста) дигәне дә, хәстә дигәне дә йөри. Мондый вакытта күңел кайсынадыр тарта дип кенә мәсьәләне хәл итеп булмый. Шуңа күрә фәнни нигезләмә табарга кирәк. Фәндә исә татар теленең кайбер сөйләшләренә каты әйтелешле авазларны йомшарту күренеше хас булуы билгеле: ачкыч > әчкеч, Арча > Әрчә һ. б. Димәк, әдәби норма итеп каты әйтелеш санала.
Шулай ук сахра (сәхрә), хаста (хәстә), харап (хәрәп) сүзләренең гарәп алынмалары булуын да истә тотарга кирәк. Бу очракта без аларның оригинал телдәге яңгырашына да күз сала алабыз. Мәгълүм, гарәп телендә каты әйтелешле авазлар гына бар (ق، ص، ط، خ). Әгәр дә алар без эзләгән сүзләрдә дә кулланыла икән, димәк сүз каты укылышлы була. Шулай ук әлиф хәрефе дә татар телендә башлыча һәрвакыт [а] булып килә. Шуларны исәпкә алганда, безнең сүзләрнең каты әйтелешләре дөресрәк булып чыга.
Телефонга «зарядка»... Тәрҗемәсен эзлибез!
Телевидениегә чакырганнар иде. Әлеге дә баягы шул татар теленә бәйләп инде. «Ни өчен телебездә алынма сүзләр арта, ә татарча яңа сүзләр аз ясала?» дигәнрәк сорауга хезмәттәшләремнең берсе: «Бу, мөгаен, телче галимнәрнең яңа сүзләр уйлап табуда ялкаулануыннан киләдер», – дип мине хәйран калдырды. Бар бит ул яңа сүзләр. Аларны белүчеләр генә кимегәннән кими бара.
Ярар, ялкаулыкта гаепләнмәс өчен, телебезгә тагын бер яңа сүз тәкъдим итеп карыйм. Тик кереп китәрме икән?
Барыбызның да кулында хәзер телефон бит инде. Чү, телефон сүзенә бәйләнмим. (Гомумән, күптән кулланылган сүзләрне үзгәртү яклы түгелмен.) Әнә шул телефонны көн саен «ашатып» торырга кирәк. Телефонны «ашатуны» ни дибез инде бүген? Әйе, без аны «зарядник» ярдәмендә «заряжать итәбез». Бу сүзләр торган саен ешрак кабатлана, шуңа күрә аларның татар эквивалентларын эзләү һаман да актуаль.
Төптәнрәк казып карасак, татар телендә күп кенә коралларның атамалары берничә үрнәктә ясалган (монда сүз чүмеч, без, балта кебек тамыр исемнәр турында бармый, әлбәттә). Мәсәлән, пычак, сәнәк, көрәк, урак, кайрак, тарак, терәк, йөрәк (!), иләк, бугалак, кадак, калак, кашык… Болар бүген тамыр сүз булсалар да, кайчандыр коралны белдерә торган -к кушымчасы ярдәмендә ясалган. Шул калыпны үрнәк итеп, заманында компьютерны санак, мониторны күрәк, клавиатураны басак дип тәкъдим итеп карадылар. Нәтиҗәсен үзегез дә чамалыйсыз.
Тагын бер төркем корал исемнәре -кы/-ке, -гы/-ге кушымчасы кушылып ясалган булган: пычкы, ышкы, өтерге, соскы, талкы, чапкы, сөзге, сөңге, аталгы, чаңгы, сөлге, себерке… Аз гына булса да, -ау/-әү кушымчасы белән ясалган корал атамалары да бар: борау, сыяу (шөшле – чабата үрү коралы), салдау (чәнчеп балык тоту коралы), уклау, терәү һ. б.
Вакыт ягыннан караганда -выч/-веч кушымчасы ярдәмендә ясалган корал атамалары яңарак. Аларны мин әле диалекталь дип тә әйтер идем, ягъни әдәби телгә алар аерым сөйләшләрдән генә кергәннәр булса кирәк, чөнки бу кушымчалар татарның бөтен сөйләшендә дә кулланылмый. Боларга калкавыч, атлавыч (гөбе пешкәге), кадавыч, капшавыч, бәйләвеч, тешәвеч… кебек сүзләрне кертергә була.
Телебездә бүген иң актив кулланылган корал ясау кушымчасы исә – -кыч/-кеч, -гыч/-геч: кыскыч, алъяпкыч, иттарткыч, ачкыч, баскыч, башваткыч, үзбушаткыч, очкыч, җылыткыч, атынгыч, бүлгеч… Мондый кушымчалы сүзләрнең саны 400дән артык икән.
Хуш, димәк, телефонны «ашату» коралын белдерү өчен, безгә иң туры килгәне менә бу соңгы кушымча. Инде «ашату» процессын ничек атыйбыз? Русларга мөрәҗәгать итсәк, алар телефонны да, аккумуляторны да, мылтыкны да «заряжать итәләр». Болар арасыннан без мылтык сүзен аерып чыгарып, аны татарларның корганын исәпкә алып, шул сүзне телефонга да күчерә алабыз кебек. Шулай итсәк, димәк, телефонны корабыз булып чыга, кору әсбабы исә коргыч була.
P.S. «Русча-татарча политехника сүзлеге» (2016) русча «заряд» сүзен «коргы» дип тәкъдим иткән (закон сохранения заряда – коргы саклану законы), «зарядное устройство» дигәнне кору җайланмасы дигән. Бер тирәдә йөрибез икән бит!
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев