«Уфа»ны «Өфе» дип язарга тәкъдим итүчеләр бар.
Моның җитди нигезе юк кебек. Ә «шаһит» белән «шәһид»нең төрлечә язылышына нигез бармы? Бу юлы тәрҗемә нечкәлекләре, төрле кисәкчәләр һәм алынмалар мәсьәләсенә тукталырбыз. Киттекме!
ӘЗЕРЛӘРГӘ – ХӘЗЕРЛӘРГӘ
Теге матурлар ягын да, акыллылар ягын да сайлый алмый интеккән маймыл турындагы мәзәкне хәтерлисезме? Менә телдәге кайбер күренешләр дә шундый ук хәлдә була ала. Ягъни, әйтик, сүзнең кулланышында ниндидер үзгәрешләр барлыкка килгән, ләкин элекке яшәеше дә, яңа формасы да әлегә шактый актив кулланыла. Шулай да мондый очракта галимнәр ниндидер тенденцияләрне чамалый һәм еш кына яңа форманы нормалаштыра.
Әзерләргәме, әллә хәзерләргәме? Иске телдә хәзерләү формасы гына актив. Безнең чорга килгән саен, бу сүзнең тамыры ике мөстәкыйль мәгънәгә аерылганы күзәтелә: берсе хәзер, икенчесе әзер.
Хәзер дигәне бүген рәвеш буларак «шушы вакытта, шушы моментта, шушы арада» мәгънәсендә кулланыла (башка мәгънәләре дә бар). Бу сүздән хәзерге сыйфаты ясалган. Гомумән алганда, бу сүз билгеле бер вакытка, хәтта чорга бәйле.
Әзер исә хәбәрлек сүз мәгънәсендә кулланыла һәм «алдан хәстәрләнгән, файдалану өчен яраклы хәлгә китереп куелган» дигәнне белдерә. Бу сүзне бүген хәзер белән, гадәттә, бутамыйлар. (Мәсәлән, «Ашарга әзерме?» дип сорала). Нәкъ менә шушы әзернең мәгънәсе әзерләргә фигылендә чагыла да. Шуңа күрә өлкән буын телендә хәзерләргә дип сөйләшү булса да, ике вариантның берсен сайларга туры килгән очракларда (мәсәлән, орфографик сүзлекләрдә, мәктәп дәреслекләрендә) телчеләр әзерләргә вариантына өстенлек бирә. Һәрхәлдә, бу сүзнең мәгънә үзгәреше һәм кулланышы хәзерләүдән әзерләүгә таба күчеп бара.
ЧАБЫР ҮЛӘНЕ
Русча-татарча сүзлекне басмага әзерләгән чакта, рус телендәге чабрец һәм чабер сүзләренең тәрҗемәләрендә проблема барлыгы ачыкланды. Бүгенгә кадәр төзелгән тәрҗемәле, терминологик һәм аңлатмалы сүзлекләрнең бөтенесендә чабрец белән чабер бер үк үсемлек дип каралган һәм икесе дә татарчага чабыр яки чабыр үләне дип бирелгән. Әмма бер семьялыкка керсәләр дә, чабрец белән чабер икесе ике үсемлек икән. Мондый очракта, әлбәттә, сүзлектә ике тәрҗемә тәкъдим ителергә тиеш.
Нәшрият мөхәррире чабрец дигәнне – чамбыр, чабер дигәнне чабыр дип бирүне тәкъдим итте, ләкин казына торгач, алай биреп булмау ачыкланды, чөнки чамбыр – мишәр ягында шул ук чабыр. Ягъни ничек кенә карасак та, татарның чабыр дигәне дә, чамбыр дигәне дә русның чабрец дигәнен белдерә булып чыга, чөнки бу бик күпләргә таныш үсемлек. Сүзлекләрдә дә эзлекле рәвештә шулай теркәлгән. Моны бозу буталчык кына чыгарачак.
Русның чабер (чабёр варианты да бар) дигәне тегесе кебек киң таралмаган икән. Аны кайбер сүзлекләрдә рәйхан дип биргәннәр, әмма рәйхан бит ул русның базилик сүзенең эквиваленты, шуңа күрә алай бирергә ярамый: бу башка ике үсемлек арасында буталчык чыгара. Бөтен мәгълүматны исәпкә алып, чабер дигәнне бакча рәйханы дип бирүне дөрес күрдек. Менә шулай аз-азлап булса да яңа сүзлекләрдә мәгънәләр, тәрҗемәләр, аңлатмалар тәртипкә салына.
ШАҺИТ – ШӘҺИД
Тел омонимнарны яратмый. Бу күптән билгеле факт. Ике (яки аннан да артыграк) омонимның икесе дә бер дәрәҗәдә кулланышта була алмый. Берникадәр вакыттан соң аларның берсе активлыгын югалта, хәтта телдән төшеп калырга да мөмкин. Мисалга ат омонимнарын алыйк. Аларның берсе мәгълүм йорт хайванын белдерә һәм актив кулланыла. Икенчесе – исем сүзенең бүген инде искергән синонимы. Ул атау, аталу сүзләренә нигез булып хезмәт итсә дә, элеккечә (иске татар телендәгечә) еш очрамый.
Шушы фактны исәпкә алганда, шаһит һәм шәһид сүзләренең әйтелешләрен һәм язылышларын берникадәр ерагайту аларның кулланыш активлыгын саклауга да бер адым дип бәяләнә ала. Бәлки шуңадыр хәзерге сүзлекләрдә аларны әнә шундый язылышта тәкъдим итәләр. Инде буталмаска гына өйрәнәсе калды. Шаһит та, шәһид тә – гарәп телендә тамырдаш сүзләр, тик анда алар басымнары һәм озын сузыклары белән аерыла: (озын ә татарча а булып укыла). Татар телендә исә аларның икесенең дә басымнары соңгы иҗеккә төшә, шуңа күрә калын һәм нечкә нигезле итеп уку бер-берсеннән бераз булса да аера.
Мәгънәләрен исегезгә төшерәм. Шаһит – «берәр эш-хәл, күренеш яки вакыйганы күрүче, читтән карап торучы, белүче кеше; танык, гуаһ». Аның соңгы саңгыраулашкан авазын язуда чагылдыру мәктәп, китап, иҗат кебек телдә еш кулланылган гарәп алынмаларындагы язылыш принцибына нигезләнә. Төрләнгәндә бу сүзгә калын кушымчалар ялгана: шаһиты, шаһитлар, шаһитлык.
Шәһид исә «Аллаһ юлында һәм дин өчен сугыш барышында, ватан, милләт, изге максат яки бурыч өчен үлгән кеше» дигән мәгънәләрне белдерә. Мондагы «д» җәллад, икътисад, табиб, хиҗаб кебек я бик сирәк кулланылган, я соңгы чорда активлашкан сүзләрдәге кебек яңгырау килеш саклана. Төрләнгәндә бусына нечкә нигезле кушымчалар ялгана: Бәдер шәһидләре, шәһидлек.
УФА // ӨФЕ
«Уфаны ничек язарга дип Уфа татарлары белән Казан арасында бәхәс чыккан. Икегә, хәтта өчкә бүленгәннәр: Уфа, Өфе һәм Өфә. Ярдәм итегезче шуларга» дигән хәбәр килде.
Ярдәм итеп булмастыр шул. Мондый очракта ике якның да бәреп еккысыз дәлилләре була. Мин бары тик үз фикеремне тәкъдим итә алам. Дөресен генә әйткәндә, Өфә дигәнне беренче күрүем. Төрлечә мөгез чыгарулар була иде, моның кадәре үк юк иде бугай әле. Шуңа күрә бу вариантны баштан ук сызып атыйк. Өфе дип языштырган очраклар күренгәли. Анализлап караганым юк, шулай да бу язылышны сайлаучылар Башкортстан ягында туып үскән кешеләрдер дигән шигем бар. Искә төшкәннәрдән Н.Исәнбәтне телгә алырга буладыр. Ул төзегән «Татар халык мәкальләре»ндә, әдәби башкорт теленә якынайтып, Өфе язылышы кулланылган. Мин үзем Уфа варианты яклы. Беренчедән, басма матбугат барлыкка килгәннән бирле, хәтта аннан алдарак нәшер ителгән йөзләгән китапта без ачыктан-ачык /Уфа дип язылганны күрәбез. Теләүчеләр «Сәхифәләремез»гә кереп моны тикшерә ала:
Башкорт телендә чыга башлаган китапларда исә аның язылышы үзгә ‒ /Өфө. Бу традицияне бозар өчен нинди җитди сәбәп бар?
Икенчедән, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык җырларында (әлбәттә, татарча башкарганда) Уфа дип җырлана бит: «Уфа тараклары белән чәчемне тарыйм әле...» «Уфа-Чиләбе, Пешә кура җиләге...» «Уфа-Казан юлларының баганалары чыршы...» Әллә болай җырлаучылар чеп-чи надан булганмы?
Өченчедән, Уфа сүзенең этимологиясе билгеле түгел. Төрле юраулар булса да, борынгы яңгырашын беркем белми. Рус теленә Уфа дигән форма башкортчадан түгел, татар теле арадашлыгы белән керә ала. Моңа башка мисаллар бик күп. Мәсәлән, Кугарчинский, Бурзянский район... Башкорттан алынса, Кугарсинский, Бурьянский булыр иде. Ягъни монда татарча яңгыраш күренеп тора. Әгәр дә географик атамаларны рус телендә теркәү чорында татарлар ярдәм иткән булса (ки, шулайрак күренә, төгәлрәк мәгълүматны исә тарихчылар беләдер), димәк, Уфа да электән кулланылган татар яңгырашы була ала. Бу фикерне фәнни яктан тирәнрәк өйрәнергә кирәк, әлбәттә.
P.S. Мин хәзер башкортча язылышка кермәдем. Башкортлар үзләре дөрес дип белгәнчә язсын, без исә үзебезнең телдә тотрыклы язылышны саклыйк.
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев