«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яшел ямь. Гармония - төс фәлсәфәсе
Новости
Лайфстайл

Яшел ямь. Гармония - төс фәлсәфәсе

«Безнең күзләр анда канәгатьлек таба... күңел ял итә... Ераграк китәсе килми һәм ярамый да».

Гёте яшел төсне шулай дип билгели. Яшел – тормыш яралу төсе. Бер яктан, безнең балачактагы, яралгы чактагы иминлекне сагынуыбыз асылда аңа кайтырга теләвебезгә бәйле булса, икенче яктан, купшы, иркен, йомшак җәннәт бакчасына омтылуыбыз да. Яшел төс идиллия һәм табигатьнең аһәңе, тәртибе буларак хис ителә.

ЯШЕЛ ДӨНЬЯ

Үсемлек дөньясын без нәкъ шушы төстә күрәбез. Моңа табигый буягыч хлорофилл сәбәпче. Күпчелек үсемлекләргә фотосинтез барышында катнашкан әлеге пигмент яшел төс бирә һәм безнең тирә-юнь яшеллеккә күмелә. Яшел – табигать төсе. Табигатьне саклаучы бергәлекләр тамга, исемнәрен, эш киемнәрен яшел төскә бәйләп сайлый.

Борынгы кешеләрнең мәгарә сәнгатьләрендә яшел төсмерләр бөтенләй табылмый. Бәлки тирә-юньдә болай да бик күп очраган яшелне яңадан рәсемгә төшерү кызык булмагандыр, ә бәлки яшелнең символик мәгънәсе ниндидер тискәре хисләргә бәйледер…

ЯШЕЛ = АК

Яшел төс белән ак төс арасында охшашлыклар шактый. Мәсәлән, ике төс тә чисталыкны аңлата ала. Яшел төстә бу мәгънә өр-яңа яфрак, үләннәрнең чисталыгыннан һәм кагылгысызлыгыннан килеп туа. Яисә шушы ук ике төс сырхауны да белдерергә мөмкин. «Астерикс һәм Обеликс: “Клеопатра” миссиясе» фильмын искә төшерик. Агуланган тортны ашап, Клеопатра хезмәтчесенең тәне яшел төскә керә. Торт үзе дә яшел кремлы.

Яшелләнү ризыктан агулану гына түгел, чамадан тыш ачу, нәфрәт хисеннән я башка күңелсез сәбәптән йөзнең төсе китүен дә аңлата. Ачуыннан чырае яшелле-күкле булды, дияргә мөмкин. Шунысы кызык, яшел төс барыннан да бигрәк табигатькә тиңдәш булуы белән бергә, аерым очракларда, киресенчә, гайре табигый күренешләрне, агулы, сәламәтлек өчен зыянлы, ясалма, бозгыч матдәләрне дә белдерә.

ЯШЕЛ = ЗӘҢГӘР

Ямьсез, артык югары, аһәңсез, карлыккан яисә чыелдык тавышны без зәңгәрле-яшелле дип атыйбыз. «Янындагы егермеләп малайның күкле яшелле тавышлары белән кычкырып, чинап җибәргәненнән Ярулланың аты кискен итеп читкә тартылды». (З.Зәйнуллин, Аңлатмалы сүзлектән)

Элек күп телләрдә зәңгәр һәм яшел төсләр бер сүз белән белдерелгән, төркиләр өчен, мәсәлән, «күк» сүзе зәңгәрне дә, яшелне дә (нигездә, бу ике төс кушылмасын) аңлаткан. Шушы төс белән төрки кешеләр үзләре өчен изге Көнчыгыш тарафны билгеләгән.

Лексика – кеше күзаллавына иң нык тәэсир иткән күренешләрнең берсе. Бәлки, ике төснең (яшеллек һәм күк) бердәмлеге дистә гасырлар элек адәм затының табигатьне бербөтен, аерылгысыз итеп күрүеннән, күкне, җир яшеллеген кискен бүлмәвеннән булгандыр.

Кеше җанына рәхәт биргән дүрт нәрсә исәбенә шагыйрьләр – Кандалый вә Каргалый яшел чирәм һәм яшел болынны да кертә. Яшел – кеше җаны һәрвакыт омтылган гармония символы.

Кеше җанына рәхәт биргән дүрт нәрсә 
исәбенә шагыйрьләр – Кандалый вә Каргалый 
яшел чирәм һәм яшел болынны да кертә.
Яшел – кеше җаны һәрвакыт омтылган 
гармония символы.

(«Татар халык иҗаты: кыска җырлар» 1967)

Изге Көнчыгыш символикасына алмашка яшел төс төркиләргә Ислам төсе булып килә һәм үзбилгеләнештә дин билгесе булып урнаша, әкренләп милли төскә әверелә.

Татар авылларында әле дә күпчелек йортларның капкалары яшел. Алар табигатькә якынлыкны искәртү генә түгел, һәр гаиләнең үз иркендәге милли билгеләнешне чагылдыру ысулы да.

ИСЛАМ

Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, чүлдә яшәгән гарәп кешеләренең агачларга, бакчаларга зар-интизар булуы яшел төснең мөселманнар өчен изге төскә әверелүенә сәбәпче булган. Нәкъ менә мөселман дөньясында әлеге төс бары уңай сыйфатларга гына ия, гәрчә яшел төс тарихы өчен бу гайре табигый вакыйга.

ЯМАН ТӨС

Урта гасырларга кадәр Европада яшел төскә хәерхаһ табу ай-һай кыен була. Күрәсең, төсләрнең иҗтимагый күренеш булып формалашуында тукымалар тарихы зур роль уйнагандыр. Тотрыклы яшел пигмент җитештерә башлау өчен, Европа кешеләренә берничә гасыр буе «арзанлы» яшелгә түзәргә кирәк була. Борынгы яшелгә буялган тукымалар бик тиз уңган һәм ямьсез төскә кереп, пөхтә кыяфәтен югалткан. Шуңа мондый киемнәрне гаять сирәк кеше сайлаган, хәтта коллар, ярлы хезмәтчеләр дә яшел кием кияргә теләмәгән. Тотрыклы һәм затлы яшел пигмент XVIII гасыр азагында гына уйлап табыла, җитмәсә, ул да агулы булып чыга әле.

Биналарны, җиһазларны бизәгәндә дә Европа кешеләре яшел төс кулланмаган, күрәсең, тәрәзәдән дә карап булгач, әлеге төснең бизәлеш сәнгатендә кыйммәте булмагандыр.

МИСЫР

Аның каравы Мисырда яшел төсне элек-электән зурлыйлар һәм кадерлиләр. Күк-яшел төсләр явызлыктан саклану өчен кирәк була. Уңдырышлылык һәм үлеләр дөньясы Алласы Осирис яшел тәнле итеп сурәтләнә. Төрбәләргә салыначак бизәнү әйберләрен буяганда да мисырлылар яшел төс куллана. Үтә күренмәле глазурь астында бу әйберләр зиннәтле булып күренә.

МУЛЛЫК

Монысын балалыктан, яфракларны акча итеп уйнаган чаклардан ук беләбез инде. Яшел лек – табигатьнең муллыгы, гөрләп, шаулап яфракка төренеп утыруы. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повестендә әлеге яшел бишек – тереклеккә, яшеллеккә генә түгел, гореф- гадәтләргә, бәйрәмнәргә, гыйбрәтләргә, кадерле хатирәләргә дә бай бөек бер табигать почмагы.

ҮЗГӘЛЕК

Яшел күзле…

феи августа так свободны
и так легки,
их духи немного горчат
(Лемерт)

алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә –
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән
буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан
эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый,
кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары...
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
(Луиза Янсуар шигыренә Juna төркеме җыры)

Урта гасырлар күзаллавында сихерчеләргә ике төс хас була: кара һәм яшел. Сихерчеләрнең күзләре һәм тешләре яшел. Алар кайнаткан төнәтмәләр һәм агулар яшькелт. Яшел һәм кара киемнәрдән йөриләр. Аларның янында ике төрле җан ияләре: кара – бүреләр, этләр, песиләр, кәҗәләр, козгыннар, һәм яшел – аҗдаһа, елан, саранча, бакалар...

Гомумән, сихерчеләр генә түгел, бик күп мифик тылсым ияләре, яшел төстә: феялар, аҗдаһалар, су анасы да, шүрәле дә күп иллюстрацияләрдә яшел булып сурәтләнә. Аңлашыла ки, тылсым, үзгә көч ияләре өчен адәми дөнья куркыныч, хәтта ерткыч була ала, шуңа табигатьнең төрле көчләре аның үзе кебек үк яшел булып ярала һәм аның куенына яшеренеп яши.

Халкның яшел төстә булуы – очраклы хәл. Комиксның иң беренче басмасында (1962) Халк соры төстә булган. Чынлыкта, авторлар каһарманны бер этник төркемгә дә билгеләмәслек итеп сурәтләү максатын куялар. Әмма технологияләр Халкның даими сорылыгын саклый алмый, бер санда ул сорының төрле төсмерләренә, шул исәптән яшькелткә дә буялып чыга. Ахыр чиктә колорист аның төсен үзгәртә һәм икенче саннан башлап Халк яшел тәнле булып яши бирә. Чит планетада яшәүчеләрнең тәбәнәк буйлы яшел гуманоидлар булып сурәтләнүе, асылда, контраст өчен булгандыр. Яшел үзе табигать төсе булса да, кеше тәне өчен бу гаять тә табигый булмаган төсмер, шуңа яшел тәнле кешечекләр төрле хисләр тудырырга мөмкин. Өстәвенә адәм затында чиркану уяткан җан ияләренең күбесе яшел төстә (бака, кәлтә, бөҗәкләр).

Интернет киңлегендә чит планета вәкилләренең тәне өлешчә фотосинтезга көйләнүе һәм шул сәбәпле яшел булуы турында да уйланулар бар. Шрекның тарихы бөтенләй башка. Әлеге персонажның яшеллеге – аның озак вакыт ялгызлыкны сайлавы нәтиҗәсе. Шрек сазда яши һәм биредә үзенә ямь һәм бөтенлек таба, чит тирәлекләрдән килеп чыккан җан ияләре аның тынычлыгын бозмасын өчен, үзе дә шушы төсне алган.

Язманы тулысынча гыйнвар санында укыгыз

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое