«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Ислам динендә кыз белән егеткә ничек танышырга? - хәзрәт җавап бирә

Хәзерге заманда кыз белән егеткә танышу өчен бөтен мөмкинлекләр бар кебек.

Әмма Ислам динендә чит егет белән кызга кызыктан гына аралашырга ярамый, җитди ният булганда гына бу адымга барырга рөхсәт ителә. Шулай да, үз тиңеңне ничек табарга соң? 

Яшьләрне кызыксындырган сорауларга «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.  

Яшьләрне һәрдаим борчый торган сораулар

– Ислам динендә кыз белән егеткә ничек танышырга?

– Хәзер мәчетләр каршында танышу үзәкләре бар. Шулай ук, танышлар, туганнар аша «үз кешеңне» табырга мөмкин. Чөнки алар шушы егетнең/кызның нәселенә, әти-әнисенә карап тәкъдим итәләр. 

– Икәүдән икәү калырга ярамагач, ничек очрашып йөрергә соң?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр чит егет белән кыз икәүдән-икәү калса һәм аларны берәү дә күрмәсә, ишетмәсә, ул вакытта араларында өченчесе – шайтан була»,- дигән. 
Бүгенге көндә кафелар һәм кешеләрнең күз алдында булган башка очрашу урыннары бар. 

– Үзара физик мөнәсәбәткә керергә, мәсәлән кочаклашырга, кулларны тотып йөрергә ярыймы?

– Бу тыелган гамәл һәм зур гөнаһ булып санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) зинаның (чит егет белән кызның җенси мөнәсәбәткә керүе) төрләрен әйтеп күрсәтә: «беренче төр – кул белән зина кылу, ягъни чит хатын-кызга/ ир-атка тотыну. Икенче төр – күз белән чит хатын-кызны/ ир-атны карау, күзәтү», – ди. 

– Төрле социаль челтәрләрдә аралашырга ярыймы?

– Социаль челтәрләрдә аралашып торырга рөхсәт ителә. Алай эш күпкә җиңелрәк тә. Кызның/егетнең сәхифәсен өйрәнеп, фотоларын, туганнарын, дусларын карап, нәтиҗә ясарга була. Шулай ук, башка кызлар/егетләр белән әңгәмәдә торганын/ тормаганын да ачыклау кыен түгел. 

– Аны «синең кешең» икәнен ничек аңларга?

– Мондый сорауга төгәл җавап юктыр. Аллаһы Тәгаләдән шушы кешенең үзеңә туры килүен сорап истихара намазын уку хәерле. Аллаһ, һичшиксез, дөрес карар кабул итәргә булышачак. Әти-әнинең сүзенә дә колак салмыйча булмас.

– Гаилә тормышына үзеңне ничек әзерләргә?

– Һәрберебезнең үз вазифасы бар. Мәсәлән, Диния Нәзарәте каршында булачак киленнәрне әзерли торган курслар эшләп килә. Егетләр өчен дә шундый курслар оештырсыннар иде. Чөнки, аларга бер әйберне аңлау бик мөһим: кызны кияүгә алгач, ул аның әти-әнисе урынына җавап бирүче була. Ягъни хатынын ашатырга, киендерергә, гомумән аны кайгыртуы сорала. Мәсәлән, әгәр кызыбыз берәр ярамаган гамәл кылса, без аны орышабыз да шуның белән бетеп китә. «Кызым, сине башка күрәсем килми, син минем белән башка тормыйсың, бар, моннан кит», - дип беркайчан да әйтмибез. Менә шунда егетләргә «риза булып алдым» дигәч, андый сүзләрне онытырга киңәш итәм.

Расулүллаһ (с.г.в.) заманында шундый хәл булган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хатыны тәмле-тәмле ризыклар пешергән дә тәлинкәсе белән иренә биргән. Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләре белән бүлешкән. Расулебез (с.г.в.) әле ашый башламаган, ә икенче хатыны Гайшә (р.г.) таш алып шушы тәлинкәне ялгыш ваткан. Шунда пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшәгә (р.г.) кычкырмаган, аны ачуланмаган. Ризыкның чиста урынын җирдән җыеп алган да ашавын дәвам иткән. Сәхабәләргә «Әйдәгез, ипләп кенә ашагыз», - дигән. Аннары пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшәдән (р.г.) иң матур тәлинкәсен алып, икенче хатынына биргән. 

Шуңа күрә гаилә тормышына сабырлык белән әзерләнергә кирәк. Хатын-кызларга килгәндә, алар ирләре өчен һәрвакыт матур булырга, урамга чыкканда гына түгел, өйдә дә гүзәллекне югалтмаска тиеш.  

фото: Интертат, Рамил Гали

Берничә мөселман кызларының танышу тарихы

Алия, Арча, 19 яшь.

“Без ирем белән “Вконтакте”социаль челтәрендә таныштык. Мин Казанга укырга килгәч, күрештек һәм очрашып йөри дә башладык. Кафеларда, төрле ял итү паркларында, кинотеатрларга йөрдек. Беренче тапкыр кулын кинотеатрда тоттым, анысы да ялгыш килеп чыкты. Аннары тотынышып йөрдек инде. Никахлашу турында уйлана башладык. Әти-әни белән килештек тә никах үткәрергә булдык”.

Ләйсән (исеме үзгәртелде), Казан, 22 яшь.

“Ирем белән үз өемдә таныштым. Безне кавыштырдылар. Бераз вакыттан соң, бер-беребезне яхшырак белер өчен, социаль челтәрдә сөйләшә башладык. Берничә тапкыр гаиләләр белән күрештек. Аннары никахыбыз булды. Никахка кадәр алай очрашып йөрмәдек, кочаклашып, кулга-кул тотынып йөрүне өнәмибез”.

Фәния (исеме үзгәртелде), Казан, 23 яшь.

“Бер чарада таныштык. Бер-беребезне ошатып, танышлар аша номерларны табыштык та сөйләшеп киттек. Очрашып йөргәләдек. Иң беренче тапкыр Камал театры янында булды ул. Кафеларга йөрдек. Аннары әти-әни белән танышырга килде. Физик мөнәсәбәткә кермәдек...Ураза ае иде. Бервакыт шулай ифтардан соң йөреп килергә булдык. Ул шунда әйтәсе сүзе барлыгын белдерде. Машинасы янына килеп җиткәч, роза букеты чыгарды һәм тәкъдим ясады”.

Мәрьям (исеме үзгәртелде), Казан, 24 яшь.

“Без бергә дини-лагерьдә эшләдек. Ләкин анда коллегалар кебек кенә аралаштык. Лагерь тәмамлангач, якынрак таныштык. Әтидән рөхсәт алгач, очрашып йөри башладык. Урамда, кафеларда вакытны уздыра идек. Кочаклашып, тотынышып йөрмәдек. Тәкъдимне кызык ясады. Бер мәлне урамда йөргәндә алдыбызга пират килеп чыкты. Имештер паркның туган көне, шул уңайдан квест оештыралар. Безне каядыр алып киттеләр. Ә мин чынлап торып ышандым әле. Күземне бәйләделәр һәм берничә секундтансоң ачарга куштылар. Мин күзләремне ачтым һәм ни күрим: ул кулына йөзек тотып тора, үзе тезләнгән, янында «Миңа кияүгә чык» дигән язу утлар ярдәмендә янып тора иде». 

Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак, Мөхәммәднең (с.г.в.) беренче хатыны белән мәхәббәт тарихын искә алып китмичә булмый. Хәдичә (р.г.) бай хатын-кыз булган. Ул сатучылык белән шөгыльләнгән. Яшьрәк чакта төрле илләргә зур караваннар белән сәяхәт итеп йөргән. Эше күп булу сәбәпле, сәфәргә еш чыга алмаган. Шуннан зур караванны төпле, ышанычлы кулларга тапшырырдай кеше эзли башлаган. Ә Мөхәммәд, ул чакта ук инде үзенең ышанычлылыгы, акыллылыгы, гаделлеге, юмартлыгы белән танылган булган. Шулай итеп, Хәдичә бу эшне Мөхәммәдкә тапшырган. Озак вакыт бергә эшләгәннән соң, Хәдичә анда үзенең булачак ирен күрә башлаган. Ләкин бу турыда Мөхәммәдкә әйтергә кыенсынган. Нәфисә исемле дус кызына барысын да сөйләп биргән. Ә ул, үз чиратында, Мөхәммәд янына килеп: «Сиңа өйләнергә вакыт түгелме?» дип сораган. Тегесе уңай җавап кайтарган. Әмма туры киләрдәй хатын-кызны әле очратмавы турында әйтә. Шуны гына көткән Нәфисә «бәлки Хәдичәне хатынлыкка алырсың?» – ди. Һәм аның яхшы якларын санап китә. Мөхәммәдкә бу идея ошый. Хәдичә янына барып кулын сорый. Тегесе (имеш) бераз уйлаганнан соң, ризалаша. Алар өйләнешкәндә, Хәдичәгә 40, ә Мөхәммәдкә 25 яшь була.  

Мәхәббәт – ул хисләр шаукымы. Хисләр безне әллә кая илтеп ташларга мөмкин. Ә диндә мәхәббәт саф һәм чиста! Ул төрле куркыныч уйлардан еракта. Гөнаһ кылмыйча да яратып, сөеп булганны күпләр аңлап җиткерми. Ләкин аның тәмлелеге, татлылыгы нәкъ шунда бит.  

Әлфия Шаһиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое