«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Күп кеше белмәгән 6 китап

Әгәр мәңгелек классиканы укып чыкканнан соң, хәзер ни укырга белми аптырап утырсаң, бу тупланма – синең өчен!

Тимур Исмаев, «Громкие рыбы» креатив агентлыгы җитәкчесе

Ицхак Адизес Идеальный руководитель 16+

Һәркем кайчан да булса нон-фикшн белән кызыксына башлый. Менә хәзер минем тормышымда шундый вакыт. Соңгы арада укыган Ицках Адизесның «Идеальный руководитель» китабын ошаттым. Бу китап кешеләрнең төрле булулары турында. Үзегезне, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне камилләштерергә ярдәм итә.

Китап турында: Америка һәм Израиль язучысы, эшмәкәр һәм менеджмент белгече Ицках Адизес әлеге китабында барлык җитәкчеләр дә ия булырга тиешле сыйфатлар турында яза. Эш яхшы башкарылсын өчен нинди кешеләрне алырга һәм конфликтларны ни рәвешле дөрес итеп чишәргә кирәклеген һәм үзара мөнәсәбәтләр төзү турында гади телдә бәян итә.

Айваз Садыйров, алып баручы, диктор

Юрий Никулин Почти серьезно 16+

Әлеге вакытта Юрий Никулинның «Почти серьезно» автобиографик китабының соңгы битләрен укып ятам. Бу китапта Никулин үзенең эш үзенчәлекләре турында яза. Беренче карашка, гап-гади һәм бик әһәмиятле булмаган клоун профессиясенең авырлыклары, дәрманы турында шуның кадәр тирәнтен аңлата. Драматик моментлар да бар. Һәрбер иҗади профессия ияләре өчен актуаль дип саныйм.

Китап турында: Танылган актер, артист һәм цирк режиссеры Юрий Никулин үзенең тормышы, эше турында үзенә генә хас ирония белән яза. Китап бик юморлы һәм ул һәркемгә, хәтта актер иҗаты белән таныш булмаганнарга да хуш киләчәк.

Илшат Рәхимбай, режиссер

Бернар Вербер Древо возможного 12+

Бернар Верберның «Древо возможного» дигән бик шәп китабы бар. Искиткеч көчле язылган бу китапны укыганда кешелеккә чит планетадан караган кебек буласың. Гомумән, үзеңә карата мөнәсәбәтне үзгәртә торган хикәяләр җыентыгы дияр идем. Бик «кинематографичный» – аны кино итеп төшерәсе килә башлый. Бу китап турында күп кешенең белмәве гаҗәп...

Китап турында: Француз язучысы, фәлсәфәче бик күп кызыклы әсәрләр авторы һәм безнең замандашыбыз Бернар Верберның иҗатында «Древо возможного» китабы аерым урын алып тора. Ул гипотезалар белән тулган. Хикәяләр «әгәр Париж уртасына зур метеорит төшсә…», «әгәр инопланетяннар безне мал асраган кебек асраган булса…», «әгәр агачлар фикерли торган акыллы җан ияләре булган булса…» һәм башка шундый сәер «әгәр»ләргә корылган.

Луиза Янсуар, шагыйрь

Мариша Пессл Ночное кино 16+

Күп кенә китаплар белән шундый хәл була: аларны үзем яратсам, кадерле һәм яраткан кешеләремнең дә яратуын тели башлыйм. Мариша Пессл дигән авторның «Ночное кино» китабын укыдым. Ул бернигә дә охшамаган, шулкадәр серле һәм мавыктыргыч – лабиринтларына кереп адашасың да, чыгасы килми

Китап турында: Китапның төп каһарманы – Станислав Кордова исемле культ дәрәҗәсендәге режиссёр. Ул публикага 30 елдан артык күренми, беркем дә аның кайда һәм ничек яшәгәнен белми. Әмма сәер һәм мистик көчкә ия булган, беркайчан да киң прокатка чыкмаган фильмнарын ябык кинотеатрларда яшерен рәвештә күрсәтәләр. Сеансларны «ночное кино» дип йөртәләр. Һәм менә көннәрдән бер көнне Кордова кызы Александраның үле гәүдәсен табып алалар. Кордова династиясе өчен бу беренче үлем булмый – әйтерсең, аларны кемдер каргаган...

Алмаз Әсхадулла, музыкант

«Татарское народное творчество. Дастаны» 12+

Күпчелек татар укымаган китапны әйтә алам – ул татар дастаннары җыентыгы. Глобальләшү чорында үз-үзеңне табу һәм югалтмау өчен укырга киңәш итәм. Милли аһәңне, үз мифологияңне, дастаннарны беләсең килсә, бу китапны укырга кирәк. Шәхсән үзем аннан илһам алам. Борынгы бабаларыбыз мирасын югалтмау һәм дәвам итү өчен әһәмиятле чыганак.

Китап турында: Унбиш томда чыккан Татар халык авыз иҗатының 8нче томында татар халкының дастаннары тупланган. Дастаннар темаларына карап бүленгән. Мәсәлән, алыплар турында дастаннар, мәхәббәт дастаннары һәм тарихи дастаннар бар. Китап рус теленә тәрҗемә ителгән. Беренче битләрендә автордан аңлатмалы кереш сүз язылган.

Булат Ханов, язучы

Чарлз Роберт Метьюрин Мельмот Скиталец 16+

Яраткан китаплар арасына тәгаен Роберт Метьюринның «Мельмот Скиталец»ын кертер идем. Бу китап бик күп гениаль әсәрләр язарга илһамландырган. Мәсәлән, «Мастер и Маргарита», «Портрет Дориана Грея» әсәрләрен. Никтер әсәрне Россиядә сирәк кеше укый.

Китап турында: Англия язучысы Чарльз Роберт Метьюрин «Мельмот Скиталец» романын 1820 елда яза. Әлеге әсәр дөнья әдәбияты шедеврлары исемлегенә кергән. Сюжет буенча студент – Джон Мельмот үлеп ятучы абзасы янына аның васыятен тыңларга килә. Васыятьтә мәрхүмнең кабинетында сакланучы иске портретны юкка чыгарырга кушыла. Үлем алдыннан төп геройның туганы бу тирәләрдә булган шомлы хәлләр турында әйтеп калдыра.

Әлеге рубрика Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә тормышка ашырыла

Вы уже оставили реакцию