Бәхетле гаилә корып, аны ничек саклап калып булганлыгын белер өчен, психологка өч сорау бирдек.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта соңгы берничә елда таркалучы гаиләләр проценты арта бара. Бердәм мәгълүмати-статистик системалар чыганагына караганда, 2020 елда гаиләләрнең 73 проценты аерылган. 2022 елда да хәлләр шул чама: 10 гаиләнең 7се аерылышкан. Димәк, статистикага ышансаң, гомумән гаилә корып мәшәкатьләнмәсәң дә була. Ләкин без җиңел юллар эзләмибез.
Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева – психолог, арт-терапевт, психология фәннәре магистры. КФУда һәм Мәскәүдәге өстәмә белем бирү академиясендә укыган.
фото: шәхси архив
- Соңгы елларда аерылышучылар саны артуның сәбәбе нәрсәдә? Аерылышырга уйлаган парлар психологка ешрак нинди сорау белән мөрәҗәгать итә?
- Бу актуаль сорауларга җавапны социологлар белән бергә эзлибез. Сораштырулар күрсәтүенчә, финанс проблемалары, хыянәт, ир белән хатын арасындагы чишелмәгән конфликтлар һәм балалар булмауны төп сәбәпләр дип атарга була. Бүгенге көндә аерылышуларның артуы дөньяның үзгәрүе белән бәйле. Традицияләр, дөньяга караш үзгәрә. Мәсәлән, элек гаиләдә ир кеше – акча эшләү һәм ризык табу, хатын-кыз бала тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Ике арадагы бәйлелек көчле булган. Хәзер хатын-кыз теләгән эшендә җитәрлек күләмдә акча эшли ала, димәк, гаилә кору аңа «исән калыр» өчен кирәкми. Шуңа кешеләр абъюзив һәм башка уңайсыз мөнәсәбәтләрдән җиңелрәк баш тарта. Гаиләләр аерылышырга гариза биргәндә, сәбәп итеп ешрак «холыклар туры килмәде» дигән пунктны күрсәтә. Психология ягыннан моны ике кешенең тормышка карашлары, кыйммәтләре туры килми дип аңларга да була. Үз тәҗрибәмнән чыгып, тагын бер сәбәпне атый алам, ул – гаилә кризислары. Кризислар гел булган һәм булачак. Шулай ук хыянәт (монда физик һәм психологик хыянәтне дә кертергә була), интим мөнәсәбәтләрдән канәгать булмау, әйтелмәгән, сөйләшенелмәгән конфликтлар һәм җыелып барган үпкәләр аерылышуга сәбәп булырга мөмкин.
- Ныклы гаилә кору өчен парыңны ничек сайларга соң?
- Нык һәм бәхетле гаилә кору җиңел эш түгел, бу мәсьәләгә җаваплы карарга кирәк. Әлеге җитди эштә һәркемнең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алмый булмый, шулай да, гомуми киңәшләр бирергә тырышсак, алар болай яңгырар иде: Парның тормышка карашы, «гомум кыйммәтләре» туры килергә тиеш. Мөнәсәбәтләр корганчы ук, дингә, бала тәрбияләүгә, акчага караш турында сөйләшү кирәк. Киләчәккә планнар турында да сорау зарури. Әгәр сайлаган кешегез белән тормыш принципларыгыз һәм планнарыгыз тәңгәл килә икән, уңышлы гаилә корырга өмет бар. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшергә: хис-кичерешләр, фикерләр турында сузмыйча әйтергә өйрәнергә кирәк. Тагын бер әһәмиятле фактор – бер-береңә ышаныч булуы. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында кеше ышаныч уятмый икән, гаилә килеп чыкмаячак. Кимчелекләрне кабул итәргә өйрәнү һәм «идеаль» кешеләр булмаганлыгын аңлап эш итү дә кирәк. Кешенең кыяфәте һәм буй-сыны сезгә ошарга тиешлеген әйтеп тә торасы юк инде.
- Психологлар мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә «бәйлелек тибы* (типы привязанности)» терминын куллана. Нәрсә ул? Үзеңнең нинди типка караганыңны ничек белергә?
- Үзең өчен әһәмиятле булган кеше белән мөнәсәбәтләр төзү ысулына карап, кешеләрне төрле типларга бүлеп карыйлар. Әлеге классификацияне инглиз психиатры һәм психотерапевты Джон Боулби тәкъдим иткән. Бүгенге көндә дүрт төр бәйлелек бар дип санала: «ышанычлы», «борчулы», «качучы» һәм «борчулы качучы».
Үзеңнең яки башка кешенең кайсы типка караганын белер өчен, күзәтү ысулын кулланырга кирәк. Тагын әти-әниләрдән балачагыгыз турында, мәсәлән, алар сезне бакчага керткәндә үзегезне ничек тотуыгыз турында сорап карарга була: җиңел ияләшкәнсезме, әллә озаклап елап утыргансызмы? Әти-әни куышыннан башка торакка күченгәндә, читкә киткәндә нинди хисләр кичердегез – шул турыда искә төшерегез. Кешеләр белән мөнәсәбәтләр сезне борчыймы, әллә сез, киресенчә, тирән мөнәсәбәтләр кормаска тырышасызмы? Шул сорауларга җавап бирсәгез, үзегезнең типны аңларга була.
«Ышанычлы» типка караучы кешеләр мөнәсәбәтләргә җиңел керә һәм үзен һәрвакыт уңай хис итә. Үз эмоцияләрен белдерә һәм башкаларныкын кабул итә белә. Ул мөстәкыйль: мөнәсәбәтләрнең килеп чыкмаска мөмкинлеге аныаныкуркытмый.
«Качучы» тибына караучылар җитди һәм тирән хисле мөнәсәбәтләр кормаска тырыша – бу саклану реакциясе. Мондый кешеләр мәхәббәт диңгезенә чумып, тормышның башка аспектларыннан коры калудан, «йөрәк яралары» алудан курка.
«Борчулы» мөнәсәбәтләр коручы өчен кем беләндер якынлык хис итү, яхшы мөнәсәбәт саклау бик әһәмиятле. Алар үзләрен башка кеше өчен кирәкле һәм мөһим итеп хис итәргә омтыла, Шуның аркасында, башта – әти-әниләренә, аннан сөйгән ярларына ярау өчен бөтенесен дә эшли. Еш кына бу типка караган кешеләр көнчел була.
«Борчулы качучы» тибындагы кешеләр үткән ике типны берләштерә. Алар әле бик якын һәм ягымлы, әле бик салкын һәм читләшкән булып тоела.
Бәйлелек тибы үзгәрергә дә мөмкин. Мәсәлән, «качучы» тибына караган партнер туры килсә, «ышанычлы» буйдагыбыз «борчулы» типка таба авышырга мөмкин. Ике партнер да «ышанычлы» тибына караган парлар иң уңышлысы дип санала.