«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

MOÑ «Прима» спектаклен тәкъдим итте

Премьера 22 нче декабрь көнне Милли китапханәнең театраль мәйданында тәкъдим ителде.

«Прима» – шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның режиссер буларак беренче тәҗрибәсе. Әйтергә кирәк, беренче тәҗрибә бик уңышлы килеп чыккан – юморлы, ямьле һәм ягымлы. 
Сюжетын документаль дип атарга да булыр иде: ике актриса – Ләйсән Рәхимова һәм Елена Калаганова «сәхнә арты» тормышы һәм сәхнәдә кичергәннәре турында бәян итә. Алар үзара диалог алып бара һәм ике телдә (рус һәм татар) сөйләшүләренә карамастан, бер-берсен бик яхшы аңлый. 


Актерлар гади генә ак пәрдәләр белән бизәлгән сәхнәдә төрле-төрле сюжетларны сөйлиләр һәм күрсәтәләр. Аларны күзәтү дә тыңлау кебек үк кызык. Ләйсән Рәхимова шәхсән минем үземдә Камал театрында куелган «Хан кызы Турандык»тагы уены белән истә калган иде. «Прима»да бераз әлеге спектальне ничек куюлары, актер һәм режиссерларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турындагы көлке сәхнә күрдек.
Елена Калаганова спектакль барышында сәхнәдән хастаханәгә эләгүе турында көлкеле вакыйга сөйләде. Гомумән “Прима” спектакле бик көлдерә. 


Театрга гашыйк булганнар һәм берәр кайчан театрда чыгыш ясарга хыялланганнар өчен искиткеч спекталь килеп чыккан. 
Спектальнең авторлары Йолдыз Миңнуллина, Ләйсән Рахимова һәм Елена Калаганова. Ут куючы Ләйлә Мөхәммәтгалиева, композиторы Ислам Вәлиев, сәхнә хәрәкәтен Нурбәк Батулла куйган.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое