«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Театр әдипләрне яңа яктан ача
Новости
Мәдәният

Театр әдипләрне яңа яктан ача

Әдипләр иҗаты, тормыш юлы белән мәктәп программасында ук танышсак та, алар турында күп нәрсәне өйрәнергә өлгерми калабыз.

Ә бит иҗатчы тормышында барган вакыйгаларны белү дә мөһим. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры нәкъ менә шушы юнәлештә театраль дәресләр проектын башлап җибәргән иде. Бу хакта "Идел"нең ноябрь санында мәкалә басылды - шуны укырга тәкъдим итәбез.

Кемнәр өчен?

Театраль дәресләр турыдан-туры мәктәпләр һәм класслар белән карар өчен әзерләнгән. Ягъни театр мәктәпләргә үзе бара. Кариев театрының директоры Луиза Шарова бу дәресләрне «театраль факультатив» дип атый. Алар аны махсус билгеле шәхесләр турында җиңелчә һәм шул ук вакытта балалар, яшүсмерләр өчен кызыклы фактлар, истәлекләр, детальләр белән баетып эшләгәннәр:

«Әлеге шәхесләрнең «катып калган» һәйкәлләр яки дәреслектәге портретлар гына түгел, ә тере кешеләр икәнлеген дә күрсәтәсебез һәм, билгеле инде, аларны бүгенге көн яшьләренә якынайтасыбыз да килде», – диде ул безгә.

Әлеге куелышлардан соң педагог катнашында фикер алышу, сөйләшү дә каралган. Спектакльләр әдәбият дәресен өйрәнгәндә патриотик рух тәрбияләр дип ышаналар.

Безгә таныш булмаган Муса Җәлил

Театраль дәрес форматында куелган чараларның берсенә тукталыйк – «Муса.Моабит». Әлеге шигъри-музыкаль спектакльне артист һәм режиссер Булат Гатауллин куйды. Тамашачы Муса Җәлилне башка яктан ача, истәлек-хатларда сакланып калган язучы белән таныша дияр идем. Аның яраткан кызы Чулпанга багышлап язылган шигырьләре дә сәхнәдә җанланган кебек. Тамаша барышында тамашачы үзен Муса белән күзгә-күз сөйләшеп утыргандай хис итә: әнә язучы камерада кыштыр-кыштыр шигырь яза, ул арада кызы белән бергә уздырган вакытлары күз алдына килеп җанын телә; күп тә үтми Әминәсен күреп сагышлана. Таш диварларга төшкән ут кына Мусаның иреген богаулый…

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачы шагыйрьнең каһарманлыгына, ә иң мөһиме – шундый авыр чакта да Кеше булып калуына инана.

Булат Гатауллин, режиссер:

– Бу юнәлештә театрның мөмкинлеге бик зур. Нәкъ менә сәнгать аша, спектакльләр аша яшь тамашачыларда әдәбиятка кызыксыну уятырга була. Укыганыңны сәхнәдә күрә аласың дигән сүз бит. Шул күргәнең синең күзаллаган образлар белән тәңгәл килергә мөмкин, ә кайчагында – киресенчә. Бу – бик кызыклы тәҗрибә. Әле бит аның нинди кеше булуы да кызыклы. Спектакль истәлекләрдән тора. Алар Муса – әти, ул, ир, дус, шагыйрь һәм безнең кебек үк гап-гади кеше булуы турында. Ул истәлекләрне укыгач, Муса Җәлил миңа тагын да якынрак булды кебек. Укучыларга бу формат кызыклы булыр, шул рәвешле Муса Җәлилнең шәхесенә , иҗатына кызыксыну уята алырбыз дип өметләнәм.

Анна Ахматова шигырьләре – татарча

Театраль дәресләрнең икенче герое – Анна Ахматова. «Ни өчен нәкъ менә ул?» – диярсез. Бу сорауны Луиза Николаевнага бирдек:

– Без берөзлексез «безнеке» яки «безнеке түгелләргә» бүләргә яратабыз. Бик сирәк белемле кешеләр дә Ахматова шәхесенең татар контексты, тарихы белән бәйле икәнен белә. Ул үзендә «татар каны ага» дип кенә исәпләп калмыйча, татар шагыйрьләрен, әйтик, шул ук Җәлил, Тукайларны русчага тәрҗемә иткән. «Своих переводила и буду!» – дигән кайчандыр Анна Андреевна һәм аның текстлары аша рус укучысы «Туган тел», «Күлмәк» һ.б. шигырьләрне укый алган. Моннан тыш, аның улы Лев Гумилев төрки-татар тарихы өчен үзеннән зур өлеш керткән шәхес, – дип сөйләде ул.

Бер төркем шагыйрьләр – Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова Анна Ахматова шигырьләрен дәррәү кубып татар теленә тәрҗемә иткәннәр. Ул шигырьләр «Мәгариф. Вакыт» нәшриятында, инде хәзер мәрхүм Мөдәррис абый Вәлиев инициативасы белән, ике телдә матур бүләк җыентык булып басылып чыккан. 30 августта Казанның Заман сәнгате галереясендә шул шигырьләрне яңгыраттылар. Бу уникаль проектка бик җылы кайтавазлар килгән – нәтиҗәдә аны дәвамлы итәргә булганнар. Режиссер буларак бу зур эшкә Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин алынган.

Эльдар Гатауллин, режиссер:

– Әдәбият бит ул фантазия белән тыгыз бәйләнгән, ягъни аны һәркем үзенчә кабул итә. Ә безнең төп бурыч – шушы дәресләрдә балалар белән бергә өйрәнү. Материалларга тотынгач та, тарихларны, вакыйгаларны барлый башладык – алар шундый кызыклы! Ә нигә әле аны перформанс форматында куймаска? Монда бит Анна Ахматованың шигырьләре татарча яңгырый! Һәм инде аның истәлекләре дә сөйләнә. Бу театраль дәрескә килү өчен тамашачыга шагыйрьнең шигырьләрен белү шарт түгел, аларны артистлар укыячак.

Луиза Шарова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:

– Без юбилейлары белән бәйле шәхесләргә күбрәк басым ясарга тырышачакбыз. «Театраль дәресләр» циклы алдагы елларда да дәвам итәчәк. Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алуыбыз да юкка түгел, киләсе елга Бөек Җиңүнең мәгълүм датасы, бу хакта үзебезнең каһарманнар аша сөйләү кирәк дип уйлыйм. Бу проектка кайчандыр рус егете Алексей Шитиков алынган иде: «Мин Җәлилгә сокланам, аның шәхесе татарлар өчен генә түгел, ә дөнья тарихы өчен дә искиткеч мөһим булган», – диде ул. - Шулай нигез салынган спектакльне Булат Гатауллин тормышка ашырды, хәзер без аны даими күрсәтәчәкбез.

Теги:

Кариев театры
Вы уже оставили реакцию