Алар бер-берсенә шундый охшаш, әмма шул ук вакытта төрле дә.
Башта икесен Казан театр училищесы берләштереп торса, хәзер инде театр бәйли. Таныш булыгыз – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа артистлары – Эльвина Кәримова һәм Зәринә Сафина.
Алар тышкы кыяфәтләре буенча да бер-берсенә охшаш, икесенең дә күзләре янып тора. Остазлары Зөлфәт Закиров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов биредә эшләгәч, бер яктан, икеләтә җаваплылык та тоялар, икенчедән, аларның терәк-таяныч булачагына шикләре юк. Иң сөенечлесе – быелгы премьераларда рольләре бар.
Балачак хыялы
Эльвина: Мин иҗади гаиләдә үстем: дәү әтием гармунда уйный, Гөлнара апам җырлый, вокал укытучысы булып эшли, әти-әнием дә җыр-биюгә һәвәс кешеләр. Үземнең 3 яшемдә үк сәхнәдә чыгыш ясаганымны хәтерлим. Элегрәк абый белән биесәм, аннары конкурсларда җыр белән катнаштым. Ләкин тора-бара үзем генә чыгыш ясарга курка, тавышымны яратмый башладым. Гөлнара апама йөреп вокал ансамблендә җырлый башлагач кына, үземнең тавышымны кабул иттем. Дөресен әйткәндә, Гөлнара апам булмаса, мин бу һөнәр буенча китмәс идем, мөгаен. Ул мине һәрвакыт театр училищесына керергә үгетләп торды. Кечкенә чакта педиатр буласым килә иде. Каннан курыксам да, 9 сыйныфка кадәр «Балалар табибы булам» дип йөрдем.
Дәү әнием шәфкать туташы булгач, аның кебек ак халат киеп, кешеләрне дәваларга хыяллана идем. Шулай, биология, химиядән имтиханга әзерләнә башлагач, кинәт театр училищесына килеп эләктем. Дөресен әйтим, анда кергәндә дә, алга таба театрда эшләрмен дигән уй юк иде. Берәр мәдәният йортына кайтып хезмәт куярмын дип йөрдем. Язмыш мине Тинчурин театрына алып килде – монысы зур бәхет!
Зәринә: Мин балачактан башка һөнәрләрне уйламадым да. Музыка мәктәбен тәмамладым – кечкенәдән җыр-биюгә гашыйк булдым, театр түгәрәгенә йөрдем. Әнием иҗади кеше, ул күн мозаикасы белән шөгыльләнә, әтием – полиция хезмәткәре. Дәү әтием җырлый, сәләтем бәлки аннан күчкәндер.
Театр училищесына укырга кергән мизгелне искә төшерегез әле?
Эльвина: Без ул көнне Зәринә белән гел яратып искә алабыз! Театр училищесына керү имтиханнарының өченче турында өчәр, дүртәр кеше төркемләп кереп сорауларга җавап бирә. Шулай итеп, бөтен кеше кереп бетте, ә без Зәринә һәм тагын ике кыз белән калдык. Эчтән генә «Әллә алмадылармы икән?» дип уйлый башладык. Нәтиҗәдә, дүртебез дә кердек, безгә анда бик күп сораулар бирделәр. Имтиханны уңышлы тапшырып, ишекне ачып чыгуыбыз булды, Зәринә белән елый да башладык. Югыйсә бер-беребез белән таныш та түгел идек әле.
Зәринә: Безнең дуслык, мөгаен, шуннан башлангандыр, хәзер менә бер театрда эшлибез.
Эльвина: Безне бер-беребезгә охшатып, «Сез туганнармы әллә?» – дип тә сорыйлар.
Театр юлыннан китүегезгә әти-әниегез ничек карады?
Зәринә: Әтием: «Сиңа чыннан да кирәкме театр?» – дип сорап куйгалый инде. Безнең курсны ярата, спектакльләрне һәрдаим карап бара.
Эльвина: Гаиләмдә берсе дә каршы булмады. Әмма спектакльдә елыйсың, егыласың, кычкырасың бит инде. Әбием гел: «Мазьларыңны сөрт, каты елама, йөрәккә якын алма», – дип борчылып тора. Икетуган энем минем эздән китте, театр училищесына укырга керде. Династия барлыкка килә башлаганына сөенәм.
Беренче рольләрегез?
Эльвина: Училищеда укыганда курс белән барыбыз да «Тукай» дип аталган шигъри спектакль куйдык. Материал авторы – сәхнә теленнән укытучыбыз Гаптрәүф Салихович. Аны беренче остазыбыз Резеда Ирековна (Гарипова – авт.) белән эшли башлаган идек, икенче курста, ул бәби ялына киткәч, Зөлфәт Хәйдәрович (Закиров – авт.) белән тәмамладык. Соңрак безгә остаз буларак Артем Олегович Пискунов килде. Алар икесе бергә спектакльләр куя башлады.
Зәринә: Соңрак Айрат Шамс, Инсаф Хәләүтдинов, Эльвина һәм мин Валентин Красногоровның «Жестокий урок» («Тәҗрибә») спектаклендә уйнадык.
Эльвина: Ул безнең өчен бик тәҗрибәле, авыр спектакль булды. Андагы рольләрне зур сәхнәдә күрер идек. Хәзер дә үзебезне видеодан карыйбыз – күз яшьләре чыга. Спектакльдән соң тынычланыр өчен ике-өч көн кирәк булды.
Һиндыба тарихы яки студент чактагы кызык хәлләр
Зәринә: Беренче курста укыган вакыт. Сәхнә теле дәресе бара. Остазыбыз – икенче «дәү әтиебез» Гаптрәүф Салихович (Нуриев – авт.) дәрескә соңга калганны яратмый иде. Шулай, егетләр соңга калдылар. Рәүф абый аларга, җәза итеп, һиндыба табарга кушты.
Эльвина: Дөресен әйткәндә, без аның нәрсә икәнен белми идек. Ул – цикорий.
Зәринә: Егетләр башта ансат кына кибеттән цикорий алып килделәр.
Эльвина: Рәүф абый: «Юк, миңа чәчәге кирәк», – дип кире борды. Егетләр кире әйләнеп кайтканчы, Рәүф абый чәчәкне табып алып кереп, безгә күрсәткән иде инде. Зәринә: Ярты сәгатьтән егетләр дә кайтып керде…
Тинчурин театрына ничек килеп кердегез?
Зәринә: Студент чакта биредә спектакльләрдә катнаша килдек. Беренче курста «Сәйдәш. Йокысызлык», икенче курс ахырында «Умай» опера лабораториясендә катнаштык, «Хан кызы Турандык»та уйнадык. Театрны шуннан якын итеп калдык. Мин менә яңа сезоннан эшли башлыйм. Зур ролем дә бар инде – Зөлфәт Закиров Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» әсәрен сәхнәләштерә. Мин – Зөһрә ролендә. Шулай ук 18-19 сентябрьдә «Туган-тумачалар» (драматургы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев) спектаклендә дә безне күрергә мөмкин. Анда исә алман теле укытучысын уйныйм.
Эльвина: Мин «Таһир-Зөһрә»дә – Алка һәм Фәрештә, «Туган-тумачалар»да сукыр кыз ролендә. Бу – зур тәҗрибә. Сукыр кешеләрне очратканым юк, образым буенча эзләнәм. Кайчак елый-елый эшлим. Иң сөенечлесе – мондый авыр рольне уйнау минем хыялым иде.
Зәринә: Ә минем, киресенчә, бер дә лириканы уйнаганым булмады, Зөһрә – нәкъ менә шундыйлардан.
Театр – нәрсә ул?
Эльвина: Театр ул – тормыш. Без монда 24/7 режимында эшлибез.
Зәринә: Театр ул – дөнья. Үзеңне патша кызы да, асрау, яшь кыз, акыллы карчык та итеп тоярга мөмкин булган тылсымлы дөнья.
фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев