Мәхәббәт төрле, ләкин ул гомер-гомергә язучылар иҗатында төп темаларның берсе булган.
Мәхәббәтсез бер генә әсәр дә юктыр ул... Шуңа да без татар әдәбиятындагы күңелдә җылы хисләр уяткан тарихларны искә төшерергә булдык.
Рәзилә Әхмәдиева, Мәскәүнең Татарлар штабы активисты:

Мәхәббәт турындагы әсәрләрдән иң беренче «Алсу» поэмасы искә төшә. Бу поэманы мәктәптә укыгач, минем укытучым: «Рәзилә, гел синең турында язылган бит», – дип әйткән иде. Ул вакытта бу сүзләр турында әллә ни уйламадым. Ә хәзер Алсу образында үземне күрә башладым. Поэмада яшь йөрәкнең дәртле ритмда типкәнен күрәбез. Бу ритмда уку, эш, гаилә, дуслар, күңел ачу турында меңләгән уйлар әйләнә. Ә мәхәббәт хисе йөрәк ритмын саф хисләр, якты уйлар белән бизи. Шулдыр инде ул – гүзәл яшьлекнең кабатланмас мизгеле!
Илсаф Тимербайев, Теләче районы, Баландыш авылы Мәдәният йорты директоры:

Артык чуар мәхәббәт тарихлары мине җәлеп итми. Гади, тормышчан тарихлар яратам. Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» әсәре нәкъ шул гадилеге һәм тормышчанлыгы белән истә калган. Гыйльфан белән Равилә тарихына охшаш язмышлар шактый, тормышчанлыгы да шунда чагыла. Яшьлектәге иң көчле, йөрәк түренә үтеп кергән, яралы беренче мәхәббәт тарихы ул. Беренче мәхәббәт Гыйльфанга күңел тынычлыгын табарга ирек бирми. Әлеге тарихның ни өчен йөрәккә авыр булуын тора-бара гына аңлыйсың…
Гөлфия Галәветдинова, Медицина көллияте студенты:

Мәхәббәт хисен җайлы гына бер-ике сүз белән аңлатып булмый, ул бик тирән хис, ул тирәнлеккә төшеп җитәргә сүзләр җитми сыман… Мәхәббәт тауларны җимерә, мәхәббәт диңгезләрне яндыра, мәхәббәт кешене яшәтә. Әдәбиятта Мансур белән Гөлшәһидә парын үрнәк дип саныйм. Роман исемен ишетүгә аларның мәхәббәт тулы карашлары күз алдыма килеп баса. Гади, ләкин тирән мәгънәле, хисләр һәм мәхәббәт ташып торган әсәр бу! Аларның тарихы – бер-береңнең ялгышларын кичерү, парыңны ничек бар, шулай кабул итү үрнәге.
Зәлия Саттарова, музыка укытучысы:

Иң яратып укый торган әсәрләрнең берсе – Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы». Матур да, кызганыч та кеше язмышлары сурәтләнгән әлеге әсәрне инде әллә ничә тапкыр укып чыкканмындыр. Китапның беренче бите үк Таһир белән Әлфия мәхәббәте яралуыннан башланып китә. Искиткеч пар, саф мәхәббәт, ә ничек тәмле итеп язылган! Гомумән, Зифа Кадыйрованың әсәрләре бик тормышчан һәм җиңел укыла. Ә «Язмыш сынавы» – минем фаворит.
Баязит Зәйдуллин, Болгар Ислам академиясенең абитуриентлар кабул итүне оештыру һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе:

Чын мәхәббәт турында уйланганда, Әхмәт Уразаев-Кормашиның «Таһир илә Зөһрә» әсәре уйга килә. Мин аны беренче тапкыр мәктәп елларында укыдым. Аларның мәхәббәте – очраклы хис түгел, тирән, сынаулар аша узган чын сөю. Моңа поэмада Таһирның сүзләре дәлил булып тора: «Яр юлында үлмәен, егет күңле булырмы?» – бу юллар мәхәббәтнең фидакарь һәм корбанга әзер булуын күрсәтә. Әсәр миңа шунысы белән ошый: ул мәхәббәтне матур сүзләр белән генә түгел, авыр язмыш, түземлек һәм тугрылык аша күрсәтә. Шуңа күрә Таһир белән Зөһрә мәхәббәте минем өчен татар әдәбиятында чын сөюнең иң якты, әмма иң сагышлы үрнәге булып кала.
Индира Габдуллина, КФУ, Журналистика бүлеге студенты:

Соңгы укыган әсәрләрдән Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемә төшә. Узган ел Г. Кариев театрында «Тынлык» спектаклен дә караган идем. Гөләндәмнең Салих Сәйдәшевкә саф мәхәббәте турында көндәлекләр аша белеп була. Аның тыйнаклыгы һәм оялчанлыгы күңелгә үтеп керә. Әсәрдә музыка мәхәббәт теленә әйләнә кебек.
Нет комментариев