Ильвира Галимуллина шигыре
Әнкәйнең дә хәтереннән берчак
Җуелырбыз, үзе хәтер булгач.
Дуслар тынычланыр бик озактан,
Берникадәр «безсез» вакыт узгач.
Тик мәңгегә җил онытмас безне,
Нәкъ каен күк туган өй каршында.
Еллар узар, урман адаштырмас,
Ул хәтерли синле барысын да.
Син килүгә, чишмә суы кабат
Ашкыныплар кулларыңа агар.
Искә алмас безне белгән кеше,
Кәгазь булып хатирәләр янар.
Гүр иясе булсак, туганнар да
Һәр ярага үз ямавын табар.
Туган нигез генә икенче кат,
Ләкин бөтенләйгә ялгыз калыр.
Онытырлар, без дә онытырбыз.
Яңгыр белән кояш истә тотар.
Еллар арты еллар чаба бирер,
Вакыт җиткәч, җир безне дә йотар.
Автор турында белешмә: Ильвира Галимуллина - Балтач районы Пыжмара авылы кызы. Казан медицина һәм фармацевтика көллиятендә белем алган. Хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшли. «Эшем сабырлык һәм төплелек таләп итә, ә иҗат шуның капма-каршысы булып тора. Иҗат минем өчен – бушану ул. Тел белән генә әйтә алмаган хисләрне, сүзләрне, фикерләрне җиткерү мөмкинлеге», - ди Ильвира.