«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Илгә кәгазь кирәк (башы)

Шамил Идиатуллин әсәре.

6:55. Будильник

Галина Николаевна коймак камыры туглый гына башлаган иде, ишек кыңгыравы чылтырады. Телеграмма микәнни дип уйлады ул борчылып һәм:

– Инна, ач әле! – дип кычкырды.

– Әни, мин бәдрәфтә, үзең ач! Галина Николаевна кызының будильнигы, гадәттәгечә , унбиш минут буена чәрелди: кызы уяна да өч минутка күчереп куя һәм янә юрган астына чума. Ә бу юлы будильник бөтенләй тынып калган, димәк, Инна иртәнге моционына керешкән – ә анысы нэптан да яман, җитди һәм озакка дигән сүз. Галина Николаевна авыр сулап куйды да кулларын сөртеп, ишек ачарга китте. Ул уйлаганча, ишек артында почтальон түгел, билгеле инде, иртә таңнан нинди почтальон, ди, гадәттәгечә, тоз, дәфнә яфрагы яки иттарткыч сорап, күрше Надя да кермәгән иде, гәрчә ул шулай аптырата белә. Ишеккә таба атлаганда, Галина Николаевнаның болардан тыш башына бер вариант та килмәде һәм бу исәпкә фатирның бәләкәйлеге сәбәпле, «идән юарга да тиз» һәм «бәдрәфкә дә ерак түгел» кебек өстенлекләр янына ишеккә барып җиткәнче куркырга да өлгерми каласың дигәнен дә өстәп куйыйк. Хәер, бәдрәфен ярты көн буена кызы били анысы.

Ишек артында бәләкәй буйлы һәм таушалган киемле бер малай басып тора иде. Көрән төстәге шакмаклы пәлтәсе дөрес төймәләнмәгән, якасы астыннан берьюлы шарфы, күлмәк якасы, пионер галстугы күренә. Мәктәп чалбарының гомергә дә үтүк йөзе күргәне юк, ахры, кыска итекләренең озак киюдән башлары агарып чыккан һәм эләктереп бетерелмәгән, колакчыннары артка таба каратып бәйләнгән куян бүреге ярты йөзенә төшеп каплап тора.

– Исәнмесез, без макулатура җыябыз, сездә газеталар юкмы? – дип сорады малай карлыккан тавыш белән, имән бармагына чыккан эт тырнагын каезлавыннан аерылмый гына.

Бишенче «В» малае бу – таныды. Куллары чебиләп беткән, аның каравы, ни гаҗәп, тырнаклары киселгән һәм чиста диярлек.

– Ибраһимов, син нәрсә иртә таңнан фатирлар буйлап чабасың? – дип ысылдады Галина Николаевна.

– Кешеләр эшкә җыенганда...

– Ой, – диде Ибраһимов һәм бер адым артка чигенде, бүреген күтәреп куйды, әйтерсең ул рыцарь битлеге иде, ә ул яңадан шуып төште, малай янә күтәреп куйды да ишектән эчкә үрелде.

– Исәнмесез, Галина Николаевна. Макулатура, илгә кәгазь кирәк, үзегез әйттегез бит.

– Артыгын кыланма инде, Ибраһимов. Мин бит иртәнге җидедә үк димәдем...

– Әнә , анда сезнең газеталар бар, алырга ярыймы? Ибраһимов кан саркып торган бармагы белән эчкә таба төртеп күрсәтте. Укытучы апа әрсез малайны сүгеп ташлаудан чак тыелып кына:

– Юк, ярамый, – диде. Ибраһимов авызын бер ачты, бер япты, күзен ачалак–йомалак итеп торды да Костюклар фатирына таба китте.

Ул арада Галина Николаевна аны якасыннан алгы бүлмәгә сөйрәп кертеп, тиз генә маникюр кайчылары белән тәртипкә китерергә дип хәл иткән иде инде, шуңа да каударланып:

– Кая киттең? – дип сорады. Ибраһимов җилкәләрен генә сикертте һәм кыңгырау төймәсенә сузылды.

– Тукта. Анда бәләкәй бала бар, уятасың хәзер.

– Ә, – диде Ибраһимов һәм дөбер–шатыр килеп, баскычтан аска тәгәрәде.

– Кыңгырауларга басып йөрисе булма!.. – дип кычкырып калды аның артыннан Галина Николаевна һәм авыр сулап, ишеген япты.

– Кем иде ул? – дип кызыксынды Инна, кайчандыр күпереп торган, көз җиткәч, өтек кенә итеп калдырып киселгән чәчен җыеп бетереп.

– Бишенчедән Ибраһимов...Күз алдына китерә аласыңмы, бөтенләй иманы качкан. Макулатура кирәк, имеш. Ярый әле иртәнге биштә килеп кермәгән.

– Бирергә идең, миңа сөйрәргә азрак калыр иде, – диде Инна, кичтән пөхтә итеп төреп куелган газета төргәкләренә таба ымлап.

– Хәзер менә. Ул, янәсе, рекорд куя, ә син макулатурасыз барасың. Инна җиләсен генә сикертте.

– Шуннан ни? Без мәктәп өчен тырышабыз, шулай бит? Мәктәпкә макулатура җыелгач җитмәгәнмени?

– Барысы да макулатура алып килә , завуч кызы гына читтә кала.

– О-о. Әлбәттә , монысы инде бөтен шәһәр алдында оят. Газеталарга язарлык.

– Укысаң иде әле син аларны, – диде Галина Николаевна.

– Башыңда дискотека гына...

Тәк. Син бизәндеңме әллә ул?

– И Алла, – диде Инна һәм бүлмәсенә кереп китте.

– Мәктәпкә бизәнеп бар тагын! – дип кычкырып калды аның артыннан Галина Николаевна.

– Минем бизәнгечләрне алгансыңдыр әле? Бизәнер өчен башта тырышырга кирәк, биеп кенә йөреп булмый ул. Польшадан кайтарттым мин ул бизәнгечләрне, миңа аны бөтен районнан хезмәттәшләрем... Ул кинәт туктап калды, әллә каян гына «Җыен эшлексезләр белән биеп йөрисең, укыр урында. Галина, кая таба тәгәрисең син? Панельгәме?» дигән гыйбарә исенә төште дә авызын япты. Анда әле тагын иннек турында нәрсәдер бар иде. Бу гыйбарә тәгаен үсмер чагыннан аның, әмма аны әнисенең дә, башкаларның да әйткәне булмады. Монысын Галина Николаевна анык хәтерли. Каян икәнен исенә төшерә алмыйча, ул кухняга керде, коймак пешермәкче булып, камырга тотынды, әмма кире уйлап, янә коридорга чыкты. Инна инде аяк киемнәрен кигән, пәлтәсен төймәләп маташа. Күзенә сөрмә тарткан иреннәренә дә иннек тидергән. Аз гына.

– Инн, ә иртәнге аш? – дип сорады Галина Николаевна, югалып калгандай.

– Ашыйсым килми, рәхмәт, – дип җавап бирде аңа Инна һәм сумкасын иңнәренә асып чыгып китте.

– Мин бит коймаклар...Син яратканча, – дип пышылдап диярлек әйтеп калды аның артыннан Галина Николаевна. Ул баскан урынында таптанып алды да төреп, бәйләп куелган газеталарга карап, авыр сулады һәм камырны суыткычка алып куярга кереп китте. Бәлки әле кичкә пешереп булыр.

7:25. Иртәнге почта

Беренче катка төшеп җиткәндә , өзелергә торган өмет җепләре кинәт ялганды: куркынычрак кына кыяфәтле, авызыннан әче ис килеп торган, шундый ук ис килгән фатир ишеген ачкан әби бер дә усал түгел иде. Ул кычкырмады, әрләмәде, киресенчә, малайны әйбәт дип мактады, тимурчы диде һәм алгы бүлмәдән тигезле-тигезсез итеп өелгән газета-журнал, брошюра төргәкләрен алырга рөхсәт итте. Бәйләр өчен үзе бау табып алып килеп бирде, су эчерде, шуңа өстәп, ката башласа да, матур гына сакланган бөтнек тәме килә торган ике прәннекне малайның пәлтә кесәсенә салды. Икенче юлы беренче каттан башларга кирәк, тугызынчыдан түгел. Журналлары пүчтәк иде, хикәяләр, фотолар, картиналары юк, җитмәсә , вак, бәйләргә уңайсыз: «Агитатор блокноты», ниндидер борынгы, әллә егерме өченче, әллә егерме дүртенче съездларның, тагын ниндидер пленумнарның карарлары – әбекәй аларын астан да, өстән дә газета белән капларга киңәш итте, берәр тилесе бәйләнмәсен дип. Ибраһимов анысын аңламады, шулай да бәхәсләшеп тормады. Аның каравы Ибраһимовның хәзер алыштырырлык фонды бар.

Шактый гына саллы: газеталар төргәге өч кило, «Агитатор блокноты» – дүрт килодан артыграк – ул табышын өйдән эләктергән бизмәне белән үлчәде дә көч–хәл белән подъезддан чыкты. Менә хәзер чын ау башлана. Ибраһимов Инчу-Чун улы Виннету кебек бер кычкырды да тәрәзә аша берәрсеннән эләккәнче дип, тиз генә юл читендәге тирән булмаган кар көртләрен шыгырдата-шыгырдата, мәктәпкә китте – алай юл кыскарак та, кызыграк та. Ком сибелгән юл көрән төстә, көртләр – зәңгәрсу төстә җемелдәп тора.

Мәктәп әле каракучкыл зәңгәр төстә булып күренә , уртада сары утлы турыпочмаклы тәрәзәләр, ә кырыйлары шулай ук җемелдәп тора. Туп-туры мәктәп түбәсе артыннан кояш күтәрелеп килә.

7:45. Чын күңелдән

Кояш һәм суык Пушкинча могҗизалы көн вәгъдә итеп шашына иде. Эшкә барганда, Галина Николаевна тынычланды, хәтта әрсез чыпчык көтүенең бер аңгырарак күгәрченнән ипи катысын талавын карап торып, күңеле дә күтәрелеп китте. Ә бит эштә , кая ул эштә генә , хәтта эшкә якын арада да күтәренке кәеф белән бөтенләй йөрергә ярамый, тәртибе шундый, күптән инде. Гауга мәктәп капкасыннан егерме метр чамасы арада ук башланган иде. Башында, һич көтмәгәнчә, Наташа – яшь, кичә генә педны бетереп килгән география укытучысы тора. Ул кемнедер бик каты «пешерә» иде. Бәләкәй генә гәүдәле кемнедер, чөнки теге бичара хәтта Наташаның сокландыргыч дәрәҗәдә нәзакәтле гәүдәсе артыннан да күренерлек түгел. Ул вакыт-вакыт күн пирчәткәле нәфис кулын мәктәп ягына, ап-ачык зәңгәр күккә һәм чанасының бавыннан тотып боегып басып торган икенче сыйныф укучысына карап изәп ала. Унынчы «А»дан акселератлар компаниясе куркынычсыз ара калдырып тезелешеп басканнар да көлә-көлә тамаша карыйлар.

– Исәнмесез, Наталья Викторовна, – диде Галина Николаевна, килеп җиткәч.

– Нәрсә булды...Тәк. Ибраһимов, тагын син? Ибраһимов мәктәпнең икенче катына эленгән стендтагы герой пионер кебек: аяк астындагы карга баккан, аркасын туры тотып, аякларын аерып баскан, көянтәгә элгән кебек итеп, газета төргәкләре белән алмаш аяк киемнәрен тоткан, өстәвенә иңнәреннән сумка каешы шуып төшмәсен дип тырыша. Сумкасына төшерелгән Олимпиада аюы мәгънәле итеп аның һаман да эләктереп бетерелмәгән һәм һәркайсына яртышар чиләк кар тулган итекләренә карап тора. Ибраһимов Галина Николаевнаның сүзләренә илтифат бирмәде.

– Исәнмесез, Галина Николаевна, – дип кычкырып исәнләште Наташа, ачу ялкынын баса алмыйча.

– Рәхим итеп, күз салыгыз: бишенче сыйныф укучысы сәп-сәламәт башы белән кечкенәләрдән макулатура талый. Оят түгелме, ә?

– Тә-әк, – дип сузды Галина Николаевна, нәрсәдер мыгырдаган икенче сыйныф укучысына күз салып. Аркылы такталары кыршалган чанада таныш кызгылт сары төсле тышлыгы белән күккә карап, журналлар бәйләме ята.

Хәтердә тагын биюләр турында теге хыянәтчел гыйбарә яңарды. Бу юлы бөтенләй урынсыз. Галина Николаевна рәхимсезлеген күрсәтергә җыенып, кашын җыерды. Күз кырыена гына акселератлар төркеме эләгеп калды, алары исә йөзләрен яшерә-яшерә мәктәпкә йөгерде. Төп игътибар икенче сыйныфта укучы теге кыз балага күчте. Тегесе сулкылдап куйды да баядан бирле мыгырдап торган сүзләрен кычкырыбрак кабатлады. Әмма аның нечкә тавышы Наташаның күкрәп чыккан сүзләре астында күмелеп калды: «Шушы рәвешле ирешелгән җиңүең сиңа һәм синең сыйныфыңа никадәр пионер намусы китерә инде?» Шулай да Галина Николаевнага кыз бала әйткән сүзләр дә барып җитте булса кирәк.

– Наталья Викторовна, бер секунд, – дип туктатты ул. Һәм Наташаның теләмичә генә авызын япканын көтеп алгач, ап-ачык итеп ишетте:

– Ул алмады аны. Ул таламады.

– Син ул түгел дияргә телисеңме? – Галина Николаевна Ибраһимовка төртеп күрсәтте.

– Ул синнән макулатура таламадымыни? Ул чагында кем соң?

– Беркем дә , – диде икенче сыйныф кызы.

– Ул алышыйк, диде. Мин аңламадым. Ул: «Минеке авыррак, алышыйк», – дип, бизмәнен алган иде, аннан соң аны ачулана башладылар. Ул минекенә тимәде-е. Кызчык кычкырып елап җибәрде. Наташа югалып калды, бер кызчыкка, бер Галина Николаевнага, бер Ибраһимовка карады, карашы белән генә кәгазь төргәкләрен үлчәп алды да калтыранган тавыш белән:

– Ибраһимов, син чыннан да... алышырга гына теләгән идеңме? Ләкин нигә? Ибраһимов аяк астындагы карны беренче күргәндәй карап, тик тора. Кызчык елый-елый тагын сөйләп китте:

– Ул фантастика, диде. Наташа кызчык каршына ук килеп чүгәләп утырды да әллә тынычландыра, әллә кушылып елый ук башлады. Галина Николаевна шунда пышылдап диярлек:

– Аны рәтләп аңлатып булмый идемени соң? – дип сорады. Ибраһимов иңсәсен генә сикертте дә:

– Миннән сораган кеше булмады, – дип җавап бирде. Галина Николаевна кулында үзенең макулатурасын әйләндереп алды да коры гына:

– Ярар, бар. Озакламый кыңгырау шалтырый, – диде.

8:00. Бу фантастик дөнья

Ә мин кыңгыраудан да җитезрәк , дип уйлады Ибраһимов. Ул канәгать иде. Хәтта кирәгеннән артык: Зинаида Ефимовна макулатураны үлчәгәндә , җиде ярым килограммны сигез итеп түгәрәкләп язды һәм Ибраһимовка төргәкләрен мәктәп ишегалдындагы «Туган илгә – миллион!», «Калдыклардан – керемнәргә!» һәм «КПССның XXVI съезды карарларын – тормышка ашырырга!» кебек комач лозунглар астындагы корылма астына җыелган макулатура тавының теге башынарак урнаштырырга рөхсәт итте. Бишенче «В» бишенчеләр арасында гына түгел, ә дүртенчедән алтынчыларга кадәр сыйныфлар арасында беренчелеккә чыкты, ә җиденче «А» чукынып китсен – аларны барыбер куып тотып булмый. Ә иң мөһиме: Ибраһимов төргәкләрен ыргытыр өчен уңайлы урын эзләгән арада пәлтә астына кызыклырак тоелган дистәгә якын журнал табып кыстырырга өлгерде. Кышкы салкын сеңдергән журналлар корсакны өшетә, җитмәсә җиргә шуып төшеп, караклыгын фаш итәргә маташалар, шуңа да Ибраһимовка, дәрескә соңга калудан атом сугышыннан курыккан кебек коты алынган беренче класс балалары кыяфәте чыгарып, мәктәпкә ашыгырга туры килде.

Дәвамы бар...

Ландыш Әбүдарова тәрҗемәсе.

Вы уже оставили реакцию