«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

НӘРГИЗӘ ГАЛИЕВА (хикәя)

Ямьле июнь иртәсе. Тәрәзәдән алсу кояш елмая. Нәфисәнең дә йөзе кояштай балкып тора. Ни өчен дисезме?

 Бүген ул әтисенең туган авылына – дәү әнисенә кунакка кайтачак! Менә хәзер үк очар иде дә, күз ачып йомганчы, дәү әнисенең йомшак келәмдәй ишегалдына төшәр иде. Кызганыч, канатлары юк шул. Төнлә йоклый да алмады. Дәү әнисе янындагы кызыклы тормышын күз алдына китерде. Елмаеп, әле уянып бетмәгән шәһәр өстенә күз салды, салмак кына 
кулын болгап:

– Сау бул, шәһәр, мин сине беразга ташлап, авылга китәм, тик син миңа үпкәләмә! – дип пышылдап куйды. Нәфисә шәһәр белән рус телендә саубуллашты. Рус телендә...

Менә төнге сменадан әтисе дә кайтып җитте, әнисе дә торып чыкты. Бер-берсенә русча сәлам бирештеләр, бергәләп чәйләделәр дә юлга кузгалдылар.

***

Миңнегөл әби дә, оныгы кайтачагын алдан белгәнгә күрә, бу көннәрдә аягы җиргә тимичә йөгерде дә йөгерде. Олы кунак көткәндәй, йорт тирәләрен җыештырды, тәмле камыр ашлары исе авыл урамына таралды. Оныгының кайтмаганына өч-дүрт еллар тирәсе бит инде. Каникул саен төрле лагерьларда булды ул. Тик менә шунысы борчый әбине: Нәфисә татарча белми. «Тел – ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге» дип, күпме генә улына әйтсә дә, аңа колак салучы булмады шул.

«Менә кайтсын әле, туган телдә сөйләшергә үзем өйрәтәчәкмен! Әйе, әйе, үзем өй-рә-тә-чәк-мен! Күрше кызларына да Нәфисә белән татарча гына сөйләшергә кушарга кирәк», – дигән уй йөгереп үтте башыннан.

Менә нинди матур китаплар да алып куйдым дип, Тукайның, якташлары Флера Тарханованың шигырь җыентыкларын җыерчыклы куллары белән йомшак кына сыйпап куйды. Әйтерсең лә әнә шулай туган телне хөрмәт итә. Уйларыннан арынып, урамга чыкты. Кулларын каш өстенә куеп, бик бирелеп, олы юлны күзәтте.

– Миңнегөл әби, дүрт күз белән кемне көтәсең? – дигән сорауга сискәнеп куйды ул. Әнә ничек ягымлы итеп татарча сөйләшә бит күрше Халидәнең оныгы Илсөяр. Ул ак көнләшү белән көнләшеп куйды.

– Менә оныгым кайтырга тиеш, Нәфисәкәем!

– Бик әйбәт булыр иде, Миңнегөл әби, рәхәтләнеп бергә ял итәрбез.

– Илсөяр, Нәфисә белән бары тик татарча гына аралашырсыз әле, минем аны туган телдә сөйләшергә өйрәтәсем килә.

– Ярар, Миңнегөл әби, бергәләп өйрәтербез, – диде дә каз бәбкәләрен елга буена төшерергә китте. Ул арада капка төбенә машина да килеп туктады. Кояштай балкып, иң беренче булып, Нәфисә сикереп төште. Әбисе белән кочаклашып күрештеләр. Өйгә керделәр. Өстәлдә тәмле ризыклар өйгә хуш ис таратып, борынны кытыклап тора. Сый-хөрмәт мулдан булды, рәхәтләнеп сыйландылар, ә Миңнегөл әби, кош тоткандай, алар тирәсендә бөтерелде дә бөтерелде. Билгеле инде ана белән бала тормыш хәлләре турында да сөйләшергә өлгерделәр. Тик Нәфисә генә аларны аңламады, русча сөйләшмәгәннәренә бераз үпкәләгән кебек булды.

– Ярар, балам, ярар, борын салындырмыйк, син дә татарчаны аңларсың да сөйләшергә дә өйрәнерсең әле, – дип башыннан сыйпап куйды. Әтисен озатырга чыккач, күрше кызлары да алар янына килеп басты. Миңнегөл әби:

– Менә минем оныгым, таныш булыгыз, – диде дә, нидер оныткан сыман, өйгә кереп китте. Алдан сөйләшенгәнчә, Илсөяр дә, күрше кызлары да аңа бер-бер артлы татарча сораулар яудырды:

– Исемең ничек?

– Кайсы шәһәрдән кайттың?

– Ничәнче классны тәмамладың?

– Нинди шөгыльләрең бар?

– Эне-сеңелләрең бармы? Бик кызганыч, Нәфисә бер сорауга да җавап бирә алмады, чөнки ул татарча белми иде. Аның күзенә яшь тыгылды. Күз яшьләрен яшерергә тырышып, русча:

– Мин өйгә керәм әле, – дип, җил-җил атлап кереп китте. Керү белән телефонына үрелде. Тиз-тиз номер җыйды, еламсыраган тавыш белән әнисенә сәлам бирде дә русча сораулар бирә башлады:

– Әнием, син татармы?

– Татар.

– Ә әтием?

– Татар.

– Ә мин кем?

– Әлбәттә, татар.

– Ничек татар, ничек татар? Мин бит бер сүз дә белмим татарча! – дип кычкырып елап җибәрде. Дәү әнисе дә елый иде... Трубканың теге ягында да башта тынлык, аннары авыр сулаган тавыш ишетелде.

– Ник миңа туган телемне өйрәтмәдегез соң!? – дип, елый-елый сөйләвен дәвам итте. Дәү әнисен кочаклап үкседе дә үкседе Нәфисә. Урамда да, аларның күңел халәтен белгән кебек, күк күкрәгән тавышлар ишетелде, тәрәзәгә ялт-йолт итеп яшен яктысы төште. Көчле яңгыр ява башлады. Өйгә караңгылык иңде. Дәү әнисе, үзен кулга алып:

– Балакаем, тынычлан әле, елап кына бернәрсә дә майтарып булмас, – дип яраткан оныгын юатырга кереште.

– Менә нинди матур китаплар да алып куйдым, шуларны бергәләп укырбыз, борчылма, кызым, каникул озын, шәһәргә киткәнче татар телен иң әйбәт белүче булырсың әле!

– Шулай дисеңме, дәү әни?! Мин өйрәнә алырмынмы аны? – дип сикереп үк торды Нәфисә.

– Әйе, кызым, теләгең генә сүнмәсен, өйрәнерсең, күрше кызлары да булышыр. Туган телне өйрәнергә кирәк. Теле юкны тигәнәк талар, ди халык мәкале, – дип әйтеп тә бетерергә өлгермәде, кояштай балкып, күрше кызлары Илсөяр белән Ясминә дә кереп җиттеләр.

– Нәфисә, без сине көттек, көттек тә үзебез керергә булдык әле, ачуланмыйсыңдыр бит, Миңнегөл әби?

– Юкны сөйләп тормагыз әле, кызларым-йолдызларым, әйдә, түргә узыгыз, – дип аларны чәй эчәргә чакырды. Яңгыр туктап, кояшның җылы нурлары тәрәзәгә төште. Өй эче яктырып китте. Нәфисә дә кызларга карап чын күңелдән елмаеп куйды. Дәү әнисе артыннан татарча кабатлый-кабатлый, кызларны гөбәдия, кош теле, коймак белән сыйлады. Өстәл артында туган тел, аның кирәклеге турында җанлы әңгәмә кузгалып китте. Менә шул минуттан дәү әнисе, кызлар Нәфисәне туган телгә өйрәтә башладылар да инде. Билгеле, җиңел генә узмады. Үпкәләшкән, киреләнгән вакытлар да булгалады. Андый вакытларда ахыргы сүзне, әлбәттә, Миңнегөл әби әйтә иде. Җәй буе кайларда гына булмады, ниләр генә эшләмәде кызлар. Бәбкә дә сакладылар, бакчаларын да тәртиптә тоттылар. Чәчәкле болыннарда күбәләк кусалар, түгәрәк аланнарда җиләк җыйдылар. Көтү каршыларга бару – иң кызыгы булды Нәфисә өчен. Чөнки анда бөтен авыл баласы җыела да төрле уеннар уйный, көлешә, серләшә. Аннан тел хәзинәсенә яңа сүзләр өстәлеп кайта. Кыскасы, җәй буе моңсуланып утырырга вакыт калмады. Ай ярым дигәндә, Нәфисә дәү әнисе белән дә, күрше кызлары белән дә татарча гына сөйләшә башлады. Хәтта телефоннан әти-әнисе белән дә туган телдә генә аралашырга тырышты. Бу хәлгә дәү әнисенең ничек сөенгәнен белсәгез! Аның, күрше кызларының тырышлыгы җилгә очмады! Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Әнә ничек матур, ягымлы итеп туган телдә аралаша бит оныгы.

***

Санаулы вакыт бик тиз үтә шул. Августның да соңгы көннәре якынлашты. Үзен алырга кайтканда, ул әтисеннән татарча китаплар алып кайтуын үтенде. Әтисе, әлбәттә, Нәфисәнең үтенечен кире какмады. Төрледән-төрле татарча китаплар алып кайтты. Нәфисәнең шатлыгы эченә сыймады. Ул үзен күрше кызлары, дәү әнисе алдында бурычлы итеп тойды. Әлеге китапларны, рәхмәт әйтеп, аларга бүләк иткәч, аңа җиңел булып калды. Кызлар да, чын күңелдән елмаеп:

– Нәфисә, рәхмәтеңә рәхмәт, – диделәр бертавыштан. – Синең белән безгә дә бик рәхәт булды. Киләсе җәйгә тагын күрешербез!

– Әлбәттә, күрешәбез, дәү әнием генә исән-сау булсын! – дип, дәү әнисен кочаклап алды. Иртәгә Нәфисә, авыл белән саубуллашып, шәһәргә кайтачак. Җәй башында шәһәр белән русча саубуллашкан булса, хәзер инде ул:

– Сәлам, шәһәрем, мин сагындым сине! Ә син!? Мине көттеңме!? – дип кычкырып, туган телендә исәнләшәчәк.

Автор турында белешмә: Нәргизә Галиевага – 13 яшь. Алексеевск районының Урманасты Шынталысы мәктәбендә белем ала.

"Идел". Июль. 2022. "Сәләткә нур булган йолдызлар"

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое