17 июнь көнне «Полимер» мәдәният йортында Казан федераль университетының «Слово!» студентлар театр студиясе «Инау» спектаклен тәкъдим итте.
Бу берләшмәнең тәүге куелышы иде, без дә карап кайттык.
Спектакльнең нигезендә шактый үзенчәлекле әсәр ята. Сюжеты гадәти түгел, тирән мәгънәле һәм тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. «Инау» драматург Олег Михайловның Сахалин, Камчатка һәм Курил утрауларының уцяском һәм туитларына таянып язылган мистик әсәре. Әсәр төрле мөстәкыйль мәйданчыкларда театр эскизлары, сәнгатьле уку кичәләре һәм курчак спектакльләре форматында тәкъдим ителгән. Анда монологлар зур урын алып тора. Төп герой – Данила исемле егет. Ул әбисе янына серле Парамушир утравына кайта һәм анда тылсым, борынгы риваятьләр дөньясына чума.
Якыннарыгызга аларны яратуыгыз турында еш әйтәсезме? Күп вакыт әйтергә онытабыз шул. Тормыш мәшәкате, һаман саен туып торган вакыйгалар бер-беребезнең кадерен белергә, ярату сүзләрен әйтергә вакыт та калдырмый. Спектакль дә нәкъ менә шул хакта.
Театр коллективы тамашачылар өчен кечкенә генә истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иде. Ул – студентлар үзләре ясаган инау.
Спектакльнең режиссёры – Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика югары мәктәбенең 2 курс студенты Ульяна Бурдина.
- Әгәр мөмкинлегегез бар икән, бүген үк якыннарыгызга ярату сүзләрегезне җиткерегез, – диде үзен яңа һөнәрдә сынап караучы режиссёр, рәхмәт сүзләрен белдереп. - Безнең куелышлар моңсурак рухта, бу гадәткә әверелде бугай, - диде ул, көлеп. - Әмма премьераның нәкъ менә шушы кечкенә, җылы залда, безгә якын тамашачы алдында узуы безнең өчен бик мөһим иде. Чөнки спектакльнең төп фикере дә – янәшәгездә булган кешеләрнең кадерен белү. Алар еракта булган вакытларда да, гел күңелдә бит.
Бу – Ульянаның тулысынча үз көче белән куйган беренче спектакле. Оештыру эшләренең барысын да ул үз өстенә алган. Әлбәттә, дуслары ярдәменнән башка түгел. «Слово!» театр коллективын туплау – аның күптәнге хыялы була. Шуңа күрә бу спектакльнең барлыкка килүе очраклы түгел. Бу – студентларның мондый эштә беренче тәҗрибәсе, чөнки спектакль идеясе туудан башлап, пәрдә ябылганчы – тулысынча аларның мөстәкыйль башкарган хезмәте.
Тамаша башланганчы режиссёр ярдәмчесе, шулай ук Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика югары мәктәбендә 2 курста укучы Камилә Гафурова белән оештыру мизгелләре турында сөйләшеп алдым.
- Спектакль өчен оригиналь текст бераз кыскартылды. Әмма авторның төп фикере, сюжет үзәгендәге вакыйгалар һәм әсәрнең драматик рухы тулысынча сакланып калды. Максатыбыз – тамашачыга әсәрнең асылын мөмкин кадәр төгәл җиткерү, - диде ул.
Репетицияләр һәм әзерлек эшләре шактый кыска вакыт эчендә барган – якынча бер ай. Сәхнәдә чыгыш ясаган яшьләр, төрле юнәлешләрдә укысалар да, искиткеч тырыш һәм талантлы студентлар. Һәм мин моны – алар дусларым һәм танышларым, бер аудиториядә утырып укыган курсташларым булганга гына язмыйм!
Катнашучылар арасында беренче курс студентлары да бар иде. Алар спектакльне әзерләгән вакытта үзара иҗади фикерләр белән бүлешеп, хуплап, бергәләп яңалык тудырырга тырышканнар. Залда утыручыларның тамаша азагында күз яшьләрен күрү дә – студентлар тырышлыгының бушка китмәвенә дәлил.
Нет комментариев