Электрон мактау тактасы
Новости
Мәдәният

Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мөгаллим» фильмының дәвамы булачакмы?

Казанда «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале башланды.

5 сентябрь көнне без аның ачылыш фильмын – Россия һәм Үзбәкстанның уртак проекты булган Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мөгаллим» картинасын карадык. Фильмны Рамил Төхвәтуллин һәм Илһам Мөхәммәдибраһимов режиссёрлык иткән. Төп рольдә – Булат Гатауллин.

Фильмны төзүчеләр белән иҗади очрашуда Миләүшә Айтуганова «Мөгаллим»нең халыкара проект булуын билгеләп үтте. Картина Россия, Татарстан һәм Үзбәкстан иҗат төркемнәре катнашында төшерелгән, аның өч – рус, татар һәм үзбәк телләрендәге версиясе әзерләнгән.

Аның сүзләренчә, фильмның төп максаты – мәгърифәтче, галим һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани шәхесен киң аудиториягә таныту, аның татар һәм мөселман дөньясы тарихындагы урынын киләчәк буыннар хәтерендә саклап калу. Фильмның рус телендәге версиясе Россия Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк, татарча варианты исә прокатка чыгачак.

«Мин “хыял” сүзен яратам. Ә хыялның планга әверелүен, планнарның тормышка ашуын тагын да ныграк яратам. Бу фильм – хыялның чынга ашуы. Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек галим, татар халкының һәм бөтен ислам дөньясының олуг шәхесе белән иҗат аша булса да бәйле булуыма бик шатмын. Үзбәкстаннан килгән яңа дусларыбыз белән эшләү дә безне нык рухландырды. Фильмны зур мәхәббәт белән төшердек. Кино аша без татарлар һәм үзбәкләрне берләштердек дип саныйм. Мондый уртак проектлар халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытачак. Үзбәкстан режиссёры Илһам Мөхәммәдибраһимов үзбәк халкының менталитетын оста чагылдырды һәм безгә ике халыкның үзенчәлекләрен бер картинада берләштерергә ярдәм итте», – диде режиссёр Рамил Төхвәтуллин.

Рамил Төхвәтуллин фильмның дәвамын төшерү мөмкинлеген дә искәртте. Аның сүзләренчә, беренче картинада Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышының һәм белем алу чорларының чагыштырмача аз өлеше генә күрсәтелгән.

«Әгәр тамашачы да фильмның дәвамын теләсә, бу безгә зур көч һәм илһам бирер. Сезнең теләк, безнең теләк һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бу тарихны экранда дәвам итәргә теләр идек», – диде режиссёр.

«Минемчә, бу – яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кирәкле фильм. Ул гыйбрәтле, файдалы һәм бөтен дөнья тамашачысына кызыклы булыр дип уйлыйм. Картина беренче тапкыр Казанда тәкъдим ителде, алда аны Мәскәүдә һәм Үзбәкстанда да күрсәтү көтелә. Бу фильмны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрергә тиеш», – диде Мәскәүдән сценарист, режиссёр һәм продюсер Елена Борисова.

Фильмның кышкы сәхнәләре «Татар авылы»нда -35 градус салкында төшерелгән. Бу аеруча Ташкенттан килгән иҗат төркеме өчен зур сынау булган, чөнки +20 градустан югары температурадан кинәт салкын һава торышына ияләнү җиңел түгел.

Фильмның музыкаль бизәлешен композитор Мәрҗанинең тормыш юлын һәм эчке кичерешләрен ачарлык итеп төзергә тырышкан. Музыкада Мәрҗанинең туган җире, Бохарага килүе, яңа дөнья белән танышуы һәм рухи эзләнүләре белән бәйле хисләр чагылыш тапкан. Әсәрдә татар музыкасы мотивлары, шул исәптән Солтан Габәшинең «Кичке азан» композициясе кулланылган. Фильм азагындагы азанны Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов укый.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое