Гой-куон – язгы ролл дигәнне аңлата, ул Вьетнамда сезонлы яшелчәләр һәм тавык ите, креветка белән төрелгән ролл рәвешендә әзерләнә. Янына соус куеп бирелә. Бик җиңел, файдалы һәм туклыклы кабымлык.
Безгә кирәк булачак:
Дөге кәгазе (маркетплейсларда сатыла)
Манго
Салат яфрагы я пекин кәбестәсе
Чи кишер
Пешкән тавык ите
Пешкән, чистартылган креветкалар (ансыз да була)
Фунчоза
Монда кайсы ингредиентның күпме кирәк булачагын төгәл әйтеп булмый, барысы да сезгә ничек ошавыннан тора.

Тавык итен, кишер, салат яфрагын һәм мангоны озынча, артык калын булмаслык итеп турап, әзерләп куябыз. Фунчозаны 10 минут тирәсе кайнаган суда тотабыз, аннары салкынча су белән чайкатып, суын агызабыз.
Дөге кәгазе каты, үтәкүренмәле түгәрәктән гыйбарәт. Йомшарып китсен өчен, аны җылымса су салынган табада 10-15 секунд тотып алырга кирәк. Артык озак тоту кирәкми, эчлекне салган арада, ул тагын да йомшарып китәчәк.

Йомшара башлаган дөге кәгазен тактага күчереп, үзегез теләгәнчә эчлекне саласыз. Фотода күрсәтелгәнчә төрәсез.


Гой куон махсус соус белән ашаганда тәмлерәк була. Вьетнамлылар үзләре я хойсин соусын (маркетплейсларда бар) бераз су белән сыеклап, арахис кушып ясыйлар. Шулай ук кибетләрдә сатыла торган кунжутлы соус белән дә ашарга була. Тәмле булсын!

Нет комментариев