«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Беренче зур татарча стендапта кемнәр катнашачак?
Новости
Яңалыклар

Беренче зур татарча стендапта кемнәр катнашачак?

19 август көнне 19:00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» концертлар залында чын татар күңеле аша үткен темаларга — социаль проблемалар, актуаль трендлар, психология, блогинг, дөнья вакыйгалары, хәтта IT-технологияләр турында шаяртачаклар.

Катнашучылар арасында тәҗрибәлеләр дә, яшь шаяртучылар да бар: Сирин Бәйрәмов, Рамиль Агдеев, Фаил Баязитов, Владислав Шунский, Динара Зиннәтова, Дилияр Борханов, Артур Сабиров, Илнур Илалов, Айназ Габдуллин, Илһам Шакиров һәм Баязит Зәйдуллин.

Заманча форматтагы татар стендапы Татарстанда 2018 елда формалаша башлады һәм кафеларда уза торган кечкенә кичәләрдән ул зур сәхнәгә чыгып җитте. Бүген татар стендапының үз идеясе, үз характеры, үз тамашачысы бар: ачык микрофон форматындагы чаралар Г.Камал театрының «Шәрык клубы»нда ике атнага бер уза. Биредә шаяртучылар беренче мәкзәкләрен сынап карый, тамашачыны актуаль татар юморы белән таныштыра. 

Татар стендап-комикларының чыгышларын милли мохит аерып тора: алар татар үзаңын һәм локаль менталитетны замана тенденцияләре белән тоташтырып, уникаль юмор булдыра: татар күңеле аша социаль проблемалар, психология, блогерлык, глобаль вакыйгалар һәм хәтта IT-технологияләр турында шаярта. Нәтиҗәдә – яңа, үзенчәлекле, кәефне күтәрә торган һәм милли мохитне үстерә торган контент барлыкка килә.

Концерт Казан мэриясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое