«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә
Новости
Яңалыклар

Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә

Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килү ихтимал.

Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә, ә көндез урыны белән бераз кар, җепшек кар ява.

Татарстан Республикасында көнбатыш җиле исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метрны тәшкил итә, әмма көндез җил секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез максималь һава температурасы -2..+1 градус була.

чыганак: «Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое