«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел кемнәр ике пенсия алачак?

Федераль законнар белән Россия Федерациясенең һәр гражданына пенсия белән тәэмин итү хокукы беркетелгән, әмма гражданнарның аерым категорияләре бер үк вакытта ике пенсия алу хокукына ия.

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Татар-информ»га категорияләрне рәсмиләштерә алуын болай дип аңлаткан:

Инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясен алырга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар, Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар хокуклы.

Моннан тыш, ике пенсия алу хокукына чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган, һәлак булган, хәрби хезмәт узганда яки хәрби травма аркасында хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары; хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт узганда яки хәрби травма аркасында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары; нурланыш авыруы һәм башка авырулар алган яисә кичергәннәрнең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары ия.Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация тәэсире; шулай ук һәлак булган, үлгән космонавтлар арасыннан булган гражданнарның гаилә әгъзалары.

чыганак

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое