«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Елның иң яхшы студенты бул!

«Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023» югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен XIX республика премиясенә гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

Премиядә республиканың югары уку йортының теләгән һәр студенты 20 номинациянең берсендә катнаша ала, гаризалар 10 ноябрьгә кадәр Студентлар Лигасы сайтында https://ligastudentov.com сылтамасы буенча кабул ителә, дип хәбәр ителә ТР яшьләр эшләре буенча министрлык сайтында.

Премиянең максаты - талантлы укучыларга ярдәм итү һәм аларны дәртләндереп тору, шулай ук студентларның үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль активлыгын арттыру. Быел ул 4 этапта узачак:

I этап – гаризалар бирү кампаниясе, премиядә катнашу өчен гаризалар кабул итү 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак;

II этап -  «Читтән торып катнашу этабы» - гаризаларны карау: 11 ноябрь-28 ноябрь;

III этап – «Турыдан-туры катнашу этабы» - студентларның үз казанышлары һәм тәҗрибәләре турында презентациясе: 4 – 19 декабрь;

IV этап бүләкләү тантанасы премиягә йомгак ясау: 25 гыйнвар.

«Быел «Ел студенты» республика премиясе 19 тапкыр үткәрелә. Ел саен премиядә Татарстан Республикасының 400дән артык студенты катнаша. Премиянең төп бүләге – «Алгарыш» Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грант ярдәме программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Катнашу өчен 10 коллектив һәм 10 шәхси номинациянең берсенә гариза бирергә мөмкин.

Коллектив номинацияләр: «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар тулай торагы советы», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Елның студентлар иҗат клубы», «Елның студентлар иҗат коллективы», «Елның студентлар спорт клубы», «Елның студентлар медиасы», «Елның студентлар проекты», «Елның студентлар оешмасы», «Елның патриотик берләшмәсе».  

Индивидуаль номинацияләр: «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Ел эшкуары», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел Медиачысы», «Елның чит ил студенты», «Ел волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», шулай ук «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023» премиясе Гран – прие.

2022 елда шәхси номинациядә катнашу өчен 263 гариза, коллективлардан 111 гариза һәм «Ел студенты-2022» Гран – присена ия булу мөмкинлеге өчен 61 гариза бирелгән. Премия җиңүчесе Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Никита Лихачев булды.

«Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023» XIX республика премиясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ректорлар советы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое