«Иделем акчарлагы» күп еллар дәвамында талантлы яшьләрне үзенә җыя.
Быел бәйгегә Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән поэзия, проза, драматургия номинацияләрендә 72 катнашучыдан 336 әдәби әсәр кабул ителгән.
Бәйгене ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Бәйгенең мәгълүмати партнеры – ИДЕЛ яшьләр журналы.
Бәйгенең шартлары буенча, конкурсның ахыргы этабына үткән катнашучылар 3 көнлек иҗади мәктәпкә чакырыла. Алар танылган язучылар, кызыклы шәхесләр белән очраша. Быел яшь язучылар белән очрашуга узган еллардагы бәйгенең Гран-при ияләре дә чакырылган иде. Алар арасында – Дания Нәгыйм, Лилия Гыйбадуллина, Ләйлә Фаяз (Хәбибуллина), Гөлзилә Фәхретдинова бар иде.
Бәйгенең быелгы җиңүчеләре белән танышыйк!
«Поэзия» номинациясе:
Гран-при – Эльвина Миңнуллина (Арча шәһәре)
«Проза» номинациясе:
Гран-при – Фирүзә Бикбаева (Саба районы)
«Поэзия» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш районы)
2 урын – Камилә Әхмәдиева (Балык Бистәсе районы)
3 урын – Хәнифә Халикова (Лаеш районы)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Зөһрә Рамазанова (Балтач районы)
2 урын – Рамазан Рахимҗанов (Әлмәт шәһәре)
3 урын – Мадияр Насыров (Казахстан, Семей шәһәре)
«Проза» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Азалия Халикова (Казан шәһәре)
2 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)
2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗова (Теләче районы)
3 урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)
3 урын – Язилә Мозаффарова (Казан шәһәре)
19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:
1 урын – Динә Сабирҗанова (Чувашия Республикасы)
2 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)
3 урын – Лилия Галиуллина (Самара өлкәсе)
3 урын – Шамил Тимиров (Мәскәү өлкәсе)
«Драма» номинациясе:
2 урын – Индира Габдуллина (Казан шәһәре)
Кызыксындыру бүләге – Илсур Мифтахов (Әлмәт районы)
фото: Алмаз Ногманов