Татарстанда елның иң зәвыклы вакыйгаларының берсе — Fashion Iftar быел да киң колач белән узачак.
Бүген «Fashion Iftar» уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. «Туган Батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексы нигездәшләренең берсе Радик Абдрахманов чараның әһәмиятен билгеләп үтте:
«Без ел саен әлеге масштаблы вакыйганы әзерлибез. Ул республика күләмендә генә түгел, ил һәм хәтта дөньякүләм дәрәҗәсендә дә мөһим урын алып тора дип саныйм. Минемчә, бу — матур һәм зәвыклы чара. Аңа зур команда — дизайнерлар, стилистлар, модельерлар, рестораторлар җәлеп ителә. Шуңа күрә әзерлек тә үзенчәлекле бара».
Проект авторы, мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева һәм чараны оештыручылар журналистлар белән очрашып, яңалыклар белән уртаклашты. Үз чиратында, проект авторы быелгы яңалыклар турында сөйләде:
«Быел без проект кысаларында тулы бер айны колачлаган чаралар комплексы гамәлгә ашырдык. Берничә ресторан «Fashion Iftar» десертларын тәкъдим итте — алар аша кунаклар төп чарага билетлар һәм партнерлардан бүләкләр ота алды».
Аның сүзләренчә, милли кухня ресторанында махсус «fashion-ифтар» менюсы, брендбокс форматындагы сюрприз-коробкалар эшләнгән. Аларга 3D-принтерда эшләнгән сумка бизәкләре: өчпочмак, чикләвек һәм «fashion-ифтар» язулы аксессуарлар керә. Моннан тыш, татар хатын-кыз костюмына багышланган күргәзмә булачак. Ул Татарстан Республикасы Милли музеенда үтәчәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Fashion Iftar — ул мода, милли традицияләр һәм заманча мәдәниятне берләштергән уникаль мәйданчык. Быел да проект киң җәмәгатьчелекне гаҗәпләндерергә ниятли.
Шулай итеп, Fashion Iftar 14 мартта «Казан Экспо»да узачак. Быелгы төсләр – зәңгәр һәм күк төсе.
Нет комментариев