10 февраль, 18.30 сәгатьтә, Милли китапханәнең MON театр мәйданчыгында, «ЯШЬЛЕККӘ» дип исемләнгән җырлы-биюле кичә булачак.
Әлеге чарада ИДЕЛ яшьләр журналының медиа лабораториясе бер ел дәвамында эшләгән проектларга йомгак ясаячак. Үзенең яраткан караучысын тапкан – «Стилист — авылда», «Мин авылда калам», «Карале», «Бәхәс», «Дөрес сөйләш», «Алло, Илһам» проектлары геройлары бер урында һәм бер вакытта җыелачак.
«Бие-бие, Хәйбулла», «Такмаклар» «Яшьлек», «12 кыз» клипларын карау өчен дә менә дигән мөмкинлек булачак бу! – ди оештыручылар.
«Яшьлеккә» эләгү өчен сылтама аша кереп теркәлергә кирәк.
Нет комментариев