«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды!

7 декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда XXV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге әдәби бәйге быел 25нче тапкыр үткәрелде. Оештыручылар әйтүенчә, быел бәйгегә Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 78 катнашучыдан поэзия, проза, драма номинацияләрендә 342 әдәби әсәр кабул ителгән. Бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяләгән:

 

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, филология фәннәре докторы, Җамал Вәлиди һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире Әлфәт Закирҗанов.

Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, А. Алиш, Фатих Хөсни, С. Сөләйманова, Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов.

Язучы-журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова.

Шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исемендәге әдәби, Евразия халыкара премияләр лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех

Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы иясе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Рифат Сәлах.

Язучы, драматург, Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музей мөдире, «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы, «Алтын битлек» театр премиясен алган «Рөстәм маҗаралары» спектакленең инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев.

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең иҗади мәктәбендә катнашучылар өч көн дәвамында яңа белемнәр туплады, үзләре кебек иҗатка гашыйк яшьләр белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, олпат язучыларыбызның киңәшләрен ишеттеләр.

XXV «Иделем акчарлагы» бәйгесе җиңүчеләре:

«Проза» номинациясе:

Гран-при – Гөлфия Галәветдинова 

«Поэзия» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Энҗе Ильясова 
2 урын – Таңсылу Авзалова
2 урын – Илгизә Маннанова 
3 урын – Галия Каюмова

19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Алсу Гаязетдинова
1 урын – Резеда Хабибуллина
2 урын – Тәнзилә Галимуллина 
2 урын – Гөлчәчәк Хафизуллина 
3 урын – Камилә Әхмәдиева
3 урын – Артур Мөхәммәдиев 
3 урын – Рамазан Рахимьянов 

«Проза» номинациясе:
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Фирүзә Ибраһимова 
2 урын – Әдилә Закирова 
3 урын – Лилия Идрисова 
Кызыксындыру бүләге – Рәилә Наилова

19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Исламия Халикова 
2 урын – Дилия Гәрәева 
3 урын – Гөлшат Сафина 
Кызыксындыру бүләге – Алисә Фәрдиева 

«Драма» номинациясе:

2 урын – Индира Габдуллина 

фото: Алмаз Ногуманов

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое