«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Илсур Һадиуллин: «Яшьләрне фәнгә тарту - төп бурычыбыз»
Яңалыклар
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин: «Яшьләрне фәнгә тарту - төп бурычыбыз»

2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, 6 февраль көнне, Министрлар Кабинетында "Фән һәм университетлар" милли проектын гамәлгә ашыру темасына багышланган брифинг узды. Анда шулай ук Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына планнар хакында сөйләделәр.

Яшьләрне фәнгә җәлеп итү юнәлешендә нинди эшләр алып барыла? Техник фәннәр юнәлешендә яшь галимнәргә кытлык бармы? Журналистлар тарафыннан яңгыраган бу сорауларга Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җавап бирде:

- Чыннан да, яшьләрне фәнгә тарту, алар белән эшләү бик катлаулы хезмәт. Аны әти-әниләр яки мәктәп үзе генә башкарып чыга алмый. Югары уку йортларында эшләүче галимнәр һәм Фәннәр Академиясе тарафыннан мәктәпләргә килеп балалар белән очрашулар үткәрелү мөһим. Хәзерге вакытта инженерлык юнәлеше буенча илдә зур проблема бар - инженерлар җитми. Аларны мәктәптән үк, класслар ачып, әзерләргә кирәк. Рәисебезнең Дәүләт Советына җибәрелгән юлламасы нигезендә, республикада бу эшне тагын да көчәйтеп, инженер классларын күбәйттек. Бездә гуманитар юнәлеш алай начар хәлдә түгел, ә менә техник яктан, ягъни физика, математика фәннәре буенча, яшьләрне җәлеп итүне бурыч итеп куябыз, диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 161 мәктәп урман хуҗалыгы эшләп килә, 132 мәктәптә экологик класслар ачылган. Техник юнәлеш буенча галимнәр арасында 16 меңгә якын фәнни комлекста эшләүче галим бар, аларның 13 меңе - штатта һәрдаим эшләүче, 3 меңе - килешү буенча эш алып бара. Эзләнүчеләр арасында 7 мең галимнең 192се - фәннәр докторы, 1181 - фәннәр кандидаты. Галимнәрнең 66 проценты -  техник юнәлештә эшләүчеләр.

Тышлыктагы фото  ТР Министрлар Кабинеты рәсми сайтыннан алынды.

Теги:

Фән Яшьләр
Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар