Алдагы тәүлектә Татарстанда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Һава шартлары начарайган очракта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә артык ихтыяҗ булмаганда торак пункттан читкә чыкмаска, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Шулай ук кече үлчәмле судно хуҗаларына суга чыгудан тыелырга, һава шартларын исәпкә алырга, үзләре белән һәрвакыт коткару, элемтә һәм навигация чаралары йөртергә, үзләренә генә балык тотмаска кирәк.
Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ерактарак торуың, машиналарны агачлар янына куймавың хәерле. Көчле җилдә зыян күрүдән саклану өчен бина эчендә яшеренергә кирәк.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев