«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Калеб»нең юбилей кичәсе соклану катыш ностальгия хисе уятты

19 декабрь кичендә «Калеб» яңа буын яшьләр җыенының 10 еллыгына багышланган концерт узды.

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында зурлап үткәрелде. Сәхнәдә тере музыка -  La Primavera оркестры, Эльмир Низамов, Миләүшә Хайруллина һәм Валерий Коротков җитәкчелегендәге JIVE төркеме уйнады. "Калеб"леләр - Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Баттал, Эльвира Һадиева һәм башка шагыйрьләр чыгыш ясады.

 

Әлеге иҗади җыенга нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова тагын бер кат "Калеб"нең ничек барлыкка килгәнен сөйләде:«Ул вакытта  Консерваториядә укыта идем. Студентлар миннән "татар шагыйрьләре әле дә бар мени?" - дип сорагач шаккаттым. Консерваториялеләр заманча яшь шагыйрьләр  барлыгын  белми иде. Шулай итеп мин Йолдыз Миңнуллина белән сөйләштем, “Калеб”не Йолдыз белән Луиза Янсуардан башларга булдым. Без бәләкәй генә кабинетта җыелыштык. Йолдыз белән Луиза килгәч, студентларның күзләре яна башлады… Аннары бу очрашуларга тора-бара Эльмирны да (Низамов - Авт.) чакырдык. Кечкенә генә кабинетта зур бәхәсләр куба башлады. »

Башта калеп Консерватория кабинетында аннан Кариев театрында җыела, бераздан Камал театры һәм башка театрлар сәхнәсенә дә менә. "Калеб" эшчәнлеге яңалыкка, экспериментларга сусаган яшьләр күңеленә хуш килә.

Соңгы берничә елда гына «Калеб» актив эшчәнлек алып бармый кебек тоела иде. Ниндидер аерым чаралар да истә калмаган, ләкин соңгы 10 ел эчендә байтак эш эшләнгән икән.

Элегрәк сәхнә тоткан проектлары, анда туган җырлар,спектальләр хәтергә уелып каган булып чыкты. Кичә соклану да ностальгия хисе дә уятты.

«Калеб»нең бер зур проекты бүгенге көндә дә бара, мәсәлән, «Безнең җыр»  иҗат итү лабароториясе яңа җырлар тудыра. 

Яңа буен яшьләр җыены эшчәнлеген дәвам итсен, «калеблелеләр» артсын, картаймасын дип телибез.

Фотолар: Салават Камалетдинов, Татар-информ

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар