«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Кариев театры директоры Луиза Шарова эштән китә? - ачык хат

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Луиза Шарова социаль челтәрдәге битендә театрдан китәргә гариза язганын хәбәр итте.

- Мин сезнең белән һәрвакыт гадел булдым, хәзер дә үзара шундый мөнәсәбәтне саклап каласы килә. Кемнедер минем бу сүзләрем сөендерергә дә мөмкин - алар үзләрен җиңүче итеп хис итәр, ә кайберәүләрне бәлки борчуга салыр. Мин өченче көн  үз теләгем белән эштән китүем хакында рәсми гаризамны яздым. Датасын 26 апрель дип билгеләдем (бу берниндидер символик мәгънәгә ия түгел). Бу минем аек акыл белән хәл иткән карарым, - дип башлаган ул ачык хатны.

Билгеле булганча, Луиза Шарова (Янсуар) театрда 3 ел эшләде һәм шул еллар эчендә бик күп вакыйгалар булды: театр төрле фестивальләрдә катнашты, проектлар оештырды, премьералар чыгарды. Ләкин директорны эштән китәргә нәрсә этәргән соң? Ул ачык хатында болай дип яза:

- Мин театр белән үткән юл өчен рәхмәтле! Искә алырлык хатирәләр шактый. 

Хатны сез тулырак сылтама аша кереп укый аласыз. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое