«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы башлана

20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы узачак.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә традицион рәвештә югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары һәм техника һәм җиһазларның гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе узачак. Ә аерым конкурста ун тематик юнәлештә иң яхшы ИТ-компанияләр сайланачак. 

Катнашучылар интеллектуаль транспорт системалары, яңа заман кибер куркынычсызлыгы, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, мәгариф, мәдәният, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка темалар турында фикер алышачаклар. 

Бер мәйданчыкта цифрлы технологияләр, программа тәэминаты һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар җыелачак. Дискуссияләр офлайн һәм онлайн форматта узачак.

Форумны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештыра. 

чыганак: kzn.ru

фото: Марат Мөгыйнов 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар