«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Күзләреңдә сөю уты калсын...
Новости
Әдәбият

Күзләреңдә сөю уты калсын...

Гөлинә Шәйхи – мәхәббәт турында иң тәмләп язучы шагыйрьләрнең берсе.

Гөлинәнең шигырьләре аша мәхәббәтнең төрле булуын бик яхшы сизәсең. Сөю сине күкнең җиденче катына алып менә, аннары көчле ялкынында көйдереп, төпкә ата. Елата да, елмайта да... Менә шундый сөюле шигърият белән танышырга тәкъдим итәбез.

***
Тормышымны якты нурга күмеп
Сөю уты салдың күңелгә.
Бар уйларым меңгә чуалды да,
Көтәм сине тик бер күрергә.
Адымнарың синең салмак кына,
Карашларың гына өркетә.
Күңел исә әнә шул караштан
«Сөям» дигән җылы сүз көтә.
Гомер буе сине эзләгән күк,
Мең ярага шифа булуың.
Тормыш юлын бергә узган чакта
Синең кулда булыр гел кулым.
Назлы сүзләреңнән мине өзмә,
Мәхәббәтне сүзләр яшәтә.
Күзләреңдә сөю уты калсын,
Соңгы сулышкача яшәп тә!

***
Мин бу җиргә сине эзләп килдем,
Ышанам мин синең барлыкка.
Табармын күк меңнәр арасыннан!
Югалырга гына ашыкма.
Йөрәк белән йөрәк арасына
Күпер салсам – кулың бирерсең.
Назларыңа мохтаҗ чакларымда
Зинһар өчен, сулыш өрерсең.
Мәхәббәтне кемдер юктыр дисә,
Ышанма син аңа. Алдалый.
Минем кебек эзләп табалмаган,
Сөеп карамаган – аңламый.
Һава кебек шундый кирәк чагың...
Кайдан сине эзләп табасы?
Балкып алчы якты бер нур булып,
Кая таба сукмак ярасы?!

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое