«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Дөрес сөйләш: Ни башына ни кунган?
Новости
Мәгариф

Дөрес сөйләш: Ни башына ни кунган?

Сез дә Мәскәүнең ниндидер асты бар дип уйлыйсызмы?

Асты булгач, өсте дә бармы? «Ни башына ни кунган» сүзенең кайдан чыкканын беләсезме? Шуларны ачыклыйк әле бу юлы. Һәм тагын тәрҗемәдәге кайбер үзенчәлекләргә дә тукталмый булмас. Телдәге кызык-мызыкларны сөючеләр, бу материал сезнең өчен!

МӘСКӘҮ АСТЫ

Ничек кенә мәгънәсез, абсурд тоелса да, җитди генә хезмәтләрдә, олпат кына шәхесләр телендә «Подмосковье» сүзенең әнә шулай кулланылуы очрап тора. Кул астында булган онлайн тәрҗемәчеләрдән бу сүзнең татарча эквивалентын сорагач, Google тәрҗемәче белән Яндекс тәрҗемәче Мәскәү өлкәсе дип бирә, Tatsoft исә нәкъ менә Мәскәү асты ди. Боларның берсе дә төгәл түгел. Әмма бу бит электрон чара, тора-бара алар шомарыр. Тик аз гына тәрҗемә тәҗрибәсе булган кеше Мәскәүнең бернинди асты да булмавын чамалый торгандыр бит инде.

Телдәге сүзләрнең абсолют күпчелеге күпмәгънәле. Күпмәгънәлелекне тагын полисемия дип тә атыйлар. Һәр мәгънә башка телгә тәрҗемә иткәндә аерым сүз яки формада бирелә ала.

Ягъни бөтен мәгънә дә бер үк сүз белән чагылырга тиеш димәгән. Менә русның «под» дигәне дә төрле очракта төрлечә булырга мөмкин. «Под столом» өстәл астында булса, «под Москвой» Мәскәү янында була. Шушы «под Москвой» дигәннән әлеге «Подмосковье» сүзе ясалган һәм ул Мәскәү яны дип тәрҗемә ителә. Шәһәр исеме алышынырга да мөмкин, ләкин географик территорияне белдергән чакта, татар телендә ул һәрвакыт яны сүзе аша бирелә: «бои под Смоленском» Смоленск янындагы сугышлар, «отдых под Казанью» Казан янында ял…

Ахырда Мәскәү асты диюче осталарга кире яктан карарга тәкъдим итәм: сез, мәсәлән, су төбендә, тәрәзә төбендә һәм капка төбендә дигәннәрне русчага бер үк төрле тәрҗемә итәр идегезме? Җавабыгыз «әйе» булса, сез инде я тәрҗемәгә якын килмәгез, я бераз булса да тиешле әдәбият укыштырыгыз.

НИ БАШЫНА НИ КУНГАН

Кайбер сүзләрнең ниндидер кызык ситуациядән яки мәзәктән таралып китүен беләбез, тик күп очракта әнә шул мәзәкнең үзеннән генә бихәбәрбез. Югыйсә бит андыйларны белгән чакта куллану да урынлырак, үтемлерәк килеп чыга.

Менә бу «ни башына ни кунган»ны, минемчә, еш кулланалар. Һәрхәлдә, халык бу сүзне белә. Аның килеп чыгышын Х.Мәхмүтов «Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр» китабында болай аңлата.

Бер «ни» белән сөйләүче аучы булган, ди. Беркөнне бу аучы ишегалдына чыкса, ни күзе белән күрсен: моның сарай башына кыр үрдәге килеп кунган! Аучы бу хәлгә бик каушап калган. Өйгә кереп мылтыгын алып чыгар иде, үрдәк очып китәр дип курка. Шуңа бу хатынына кычкыра башлаган:

– Әй, карчык! Ни башына ни кунган! Тиз генә нине алып бир әле, нине нитеп нитием әле! Билгеле инде, хатын иренең нәрсә сораганын аңлап, мылтыкны аңа чыгарып биргәнче, үрдәк очып та киткән. Шуннан соң аучы, бик кәефе кырылып, хатынына әйткән:

– Их, карчык! Син нине ниткәнче, ни башыннан ни нитте дә китте шул.

Н.Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» җыелмасында «Ни башына ни кунган иде, ниткән идем, нитте дә китте, ни китерегез әле нитәргә!» мәкален Мокыт сүзләре дип бирә. Янәсе, ул: «Киртә башына күркә кунган иде, куган идем, казыкка кадалды, пычак чыгарыгыз әле бугазларга!» – димәкче булган. Менә мондый оста, кызык, җае чыкканда һәркем әйтеп куя торган сүзләрне башка телгә адекват кына тәрҗемә итеп булмавы ничектер татарның милли юморын да күрсәтә кебек.

ФИГЫЛЬ АЛМАШЛЫГЫ

Сез татар телендә фигыль алмашлыклары да барлыгын белә идегезме? Кайберәүләр өчен бу бик сәер күренеш, чөнки бездә телне рус теле аша һәм шуның белән чагыштырып өйрәнергә күнегелгән. Рус телендә исә фигыль алмашлыклары юк. Кайбер русистлар делать это тезмәсен, кайберләре того сүзен фигыль алмашлыгы (рус. местоглаголие) дип саный, мәсәлән: Мы его сейчас того. Ф.Хисамова бер телдә дә фигыль алмашлыклары юк дип бик ялгыша. Фигыльне алмаштырып, аның урынына килеп, эш-хәрәкәтне атамыйча, аңа ишарә генә итә торган сүзләр инглиз, кытай телләрендә һәм төрки телләрнең дә кайберләрендә бар. Үзебезнең газизне мисал итеп алыйк.

Бездә бит нишләргә, нишләтергә, нитәргә кебек чеп-чи фигыль алмашлыклары кулланыла. Боларны, бәлки, мәктәп дәреслекләренә алмашлык итеп кертмәгәннәрдер, белмим, тикшермәдем, әмма алар бөтен яктан да фигыль алмашлыклары таләпләренә туры килә. Нишләргә уйлыйсың? Ул бит ниткән. Бу сүзләрне нишләтергә дә белмим. Әйе, бу алмашлыклар телебездә шактый соң ясалган (ни + эшләргә, ни + итәргә), ләкин бу әле аларны инкяр итәргә кирәк дигән сүз түгел. Киресенчә, аларга бер байлыгыбыз дип карарга кирәк.

МЕРОНИМ ҺӘМ ХОЛОНИМ

Бик күп кенә әйберләр аерым өлешләрдән тора. Мондый үзенчәлек тел белеменнән дә читтә калмаган. Лингвистикада өлеш – бөтен мөнәсәбәтләре дигән категория бар һәм ул меронимия дип атала. Моны ыру – төр мөнәсәбәтләрен белдергән гипонимнар һәм гиперонимнар белән бутарга ярамый. Болар турында алдагы саннарның берсендә язган идем инде.

Хуш, мәсьәләнең эченәрәк керик. Мәсәлән, чәчәкне бөтен итеп карасак, ул сабак, җимшән, серкәч, җимешлек, таҗ яфрагы кебек өлешләрдән тора. Менә бу төшенчәләрдән чәчәк дигәне холоним була, аның аерым өлешләрен тәшкил иткән калган сүзләрне меронимнар (яки партонимнар) дип атыйлар. Аңлата алдыммы?

Әйдә, тагын бер үрнәк китерим. Әйтик, автомобиль яки безнең телгә җиңелрәк булган машина төшенчәсен алыйк. Ул тәгәрмәч, капот һәм двигатель терминнарына карата – холоним. Үз чиратында, тәгәрмәч, капот һәм двигатель терминнары машина терминына карата меронимнар. Ягъни меронимия һәм холонимия семантик мөнәсәбәтләр буларак бер-берсенә капма-каршы торалар. Гомумән алганда, бу тема татар тел белемендә бик аз өйрәнелгән. Тирәнгәрәк кереп тикшергәндә, әллә нинди кызык нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин булыр иде.

Язманың дәвамын ИДЕЛнең июль саныннан укыгыз

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое