Казанда 19-24 октябрьдә БРИКС саммиты вакытында каршеринг, электр самокатларын һәм велосипедларны арендалауны чикләячәкләр.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Велосипедлар һәм электросамокатлар арендасын чикләү турындагы карар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителгән. Транспортларны инде җыеп алу башланган. 19 октябрьдән алар тулысынча «юкка чыгачак». 19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр шулай ук муниципаль парковкаларны ябачаклар. Анда машиналарны һәм каршеринг автомобильләрен куярга мөмкин булмаячак. Бу парковкаларда оештыручыларның аккредитацияләнгән транспорты гына урнаша алачак.
Такси хезмәте Казанның үзәк өлешендә чикләнәчәк. Шулай ук Казанда кайсы урамнарда хәрәкәт чикләнәчәге турында да язган идек.
Нет комментариев