«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Композитор София Гобәйдуллина вафат
Новости
Яңалыклар

Композитор София Гобәйдуллина вафат

Бөек композитор, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре София Гобәйдуллина 93 яшендә вафат булды.

Казан мэры Илсур Метшин аның якыннарының кайгысын уртаклашкан:

"София Әсгать кызы Гобәйдуллинаның үлеме турында белеп алдык. София Әсгать кызы чор кешесе, заманның күренекле композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатлары булган кеше иде. Безнең өчен ул мәңгегә иҗатка тугрылык, билгесезлеккә омтылу, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак. Казанны София Гобәйдуллина исеме һәм язмышы белән нык багланышлар бәйләнгән. Безнең өчен София Әсгать кызы мәңге якын кеше булып калачак, без аның истәлеген кадерләп саклаячакбыз. Ә аның талантын сөючеләргә юаныч-аның урынына безнең белән музыкасы сөйләшәчәк", - дип белдергән Метшин.

чыганак: Шәһри Казан 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое