«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
MOÑ театраль мәйданчыгында тере тавышлы концерт узачак
Яңалыклар
Яңалыклар

MOÑ театраль мәйданчыгында тере тавышлы концерт узачак

14 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә MOÑ театраль мәйданчыгында иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыкаль традицияләрен берләштерүче легендар Казан төркеме тере тавышлы концерт куячак.

Әлеге проект Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты ярдәмендә гамәлгә куела.

Азат Гыйльметдинов — профессиональ композитор, аранжировкалар ясаучы, Казан консерваториясен тәмамлаган һәм төрле экспериментларга ачык музыкант.

Азат Гыйльметдинов иҗатында төрки музыка, джаз, рок, ска панк һәм рэгги, халык җырлары белән берләшә һәм татар классикларының шигърияте белән кисешә, ә эпик, үтемле гитара сололары виртуоз баян пассажлары белән искиткеч яңгырый. Аның  AZAT Sound System проекты тәүге мәртәбә 2010 елда халыкара «Сотворение мира» фестивалендә чыгыш ясый, аннан соң «Emergenza», «Соседний мир» фестивальләренең финалисты исемен ала, Россия һәм СНГ илләренең күп шәһәрләрендә концертлар куя («Claipeda castle jazz festival», «Papuca-fest»).

Төркем составында: Азат Гыйльметдинов — вокал, гитара; Айдар Вәлиев — баян; Дмитрий Лысов — клавишалар; Илдар Субаев — бас-гитара; Максим Куприянов — бәрмә.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар