«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кабул ителә

Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.

2024 елның 19 маена кадәр эшләрне җибәрергә мөмкин.

Премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум. Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2024 елда Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә. Әсәр тексты сылтамада беркетелгән. 📌Гаризалар һәм эшләр Яндекс.Форма аша түбәндәге сылтамадан җибәрергә кирәк: Премияне тапшыру тантанасы 2024 елның май ае ахырында үткәрелә.

Теги:

әдәби премия
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое