«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек

Бәйгедә җиңү яулаган авторларның әсәрләре ел дәвамында «Идел» журналы битләрендә басылачак.

фоточыганак

7 сентябрь көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XII Якупов укулары” кысаларында "Таян Аллаһка!" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. Билгеле булганча, “Таян Аллаһка!” бөтенроссия әдәби бәйгесен моннан 13 ел элек, ягъни 2010 елда, елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән. Әлеге бәйге бүгенге көндә дә уздырыла, аны Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә үткәрә. 

Быел бәйге февраль аенда игълан ителде һәм шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика номинацияләрендә җиңүчеләре бүген Якупов укуларында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. "Идел" журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова җиңүчеләрне котлап чыгыш ясады. 

- Безнең максат - иҗатчыларны таныту, халыкка чыгару. Иң яхшы эшләрне "Идел" журналында бастырачакбыз. Алга таба да сезнең белән хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам. Монда бик күп яшьләр утыра - бу күңелле күренеш. Конкурсларда катнашыгыз, әсәрләрегезне безгә җибәрегез. "Идел" журналы бу юнәлештә сезгә ярдәм итәргә әзер! - диде ул.

фоточыганак

Җиңүчеләр:

Махсус бүләк – Садретдинова (Хаҗиева) Гөлчәчәк Әнәс кызы (Татарстан Республикасы, Азнакай).

Шигърият:

1 урын – Нуриева Гөлназ Рафис кызы (Татарстан Республикасы, Алабуга)

2 урын – Шакирова Рузалия (Татарстан Республикасы, Казан)

3 урын – Игтисамова Алия Фаил кызы (Татарстан Республикасы, Казан, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе).

Чәчмә әсәр:

1 урын –  Мусина Ләйсән Илнур кызы (Татарстан Республикасы, Казан, РИИ)

2 урын – Фәрхуллина Гөлинә Раиф кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)

3 урын – Бәдретдинов Рәҗәп Фәтхетдин улы (Татарстан Республикасы, Балтач)

Публицистика:

2 урын – Мингалиева (Ганиуллина) Фирая Нәгыймулла кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)

3 урын – Кашапов Азат (Татарстан Республикасы, Зәй).

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое