2024 елның беренче 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда никахлар һәм аерылышулар саны кимү теркәлгән.
Бу Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади хәле турындагы докладта белдерелә, дип яза Татар-информ
Гыйнвар-июль айларында республикада 12213 никах теркәлгән. Гаилә корырга теләүче парлар, узган 2023 елның шушы чорына караганда, 462гә кимрәк булып чыкты. Шул рәвешле, туйлар саны елына 3,6 проценттан артыкка кимегән. Шулай ук төбәктә 7729 аерылышу очрагы теркәлгән — 2023 елның беренче 7 аена караганда 666 очракка кимрәк. Димәк, таркалган гаиләләр саны, узган елга караганда, якынча 8 процентка кимегән.
Нәтиҗәдә Татарстанда бер мең кешегә никахлашулар саны 5,5 процентка, ә аерылышулар саны 8,3 процентка кимегән.
ИДЕЛ бәхетле гаилә корып, аны ничек саклап калып булганлыгын белер өчен, психологка өч сорау бирде. Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева соңгы елларда аерылышучылар саны артуның сәбәбен әйтте:
- Бу актуаль сорауларга җавапны социологлар белән бергә эзлибез. Сораштырулар күрсәтүенчә, финанс проблемалары, хыянәт, ир белән хатын арасындагы чишелмәгән конфликтлар һәм балалар булмауны төп сәбәпләр дип атарга була. Бүгенге көндә аерылышуларның артуы дөньяның үзгәрүе белән бәйле. Традицияләр, дөньяга караш үзгәрә. Мәсәлән, элек гаиләдә ир кеше – акча эшләү һәм ризык табу, хатын-кыз бала тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Ике арадагы бәйлелек көчле булган. Хәзер хатын-кыз теләгән эшендә җитәрлек күләмдә акча эшли ала, димәк, гаилә кору аңа «исән калыр» өчен кирәкми. Шуңа кешеләр абъюзив һәм башка уңайсыз мөнәсәбәтләрдән җиңелрәк баш тарта. Гаиләләр аерылышырга гариза биргәндә, сәбәп итеп ешрак «холыклар туры килмәде» дигән пунктны күрсәтә. Психология ягыннан моны ике кешенең тормышка карашлары, кыйммәтләре туры килми дип аңларга да була. Үз тәҗрибәмнән чыгып, тагын бер сәбәпне атый алам, ул – гаилә кризислары. Кризислар гел булган һәм булачак. Шулай ук хыянәт (монда физик һәм психологик хыянәтне дә кертергә була), интим мөнәсәбәтләрдән канәгать булмау, әйтелмәгән, сөйләшенелмәгән конфликтлар һәм җыелып барган үпкәләр аерылышуга сәбәп булырга мөмкин.
Дәвамы: Үз парыңны ничек сайларга?
Нет комментариев