Өченче ел инде китапханәчеләр һәм укучылар экспериментлар ясыйлар, яңа китап форматын эзлиләр һәм фондларны өйрәнәләр.
ТР Милли китапханәсендә 24-26 ноябрьдә «Текст» фестивале узачак.
ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелгы программада гаражка һәм «МИФ» нәшриятыннан лекцияләр, «Литрес»тан мастер-класслар, күргәзмәләр, экскурсия-сәфәрләр, диафильмнар күрсәтү, китапханәче белән каппинг, күмәк укулар, кулъязмаларны шифрлау лабораториясе булачак.
Шулай ук катнашучылар фестивальнең хедлайнеры, язучы һәм сценарист Леонид Юзефович белән очраша алачак.
чыганак: Татар-информ