«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Текст»: язучылар белән очрашу, китап ярминкәсе, экскурсия, интерактив укулар...
Новости
Яңалыклар

«Текст»: язучылар белән очрашу, китап ярминкәсе, экскурсия, интерактив укулар...

ТР Милли китапханәсендә 8 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Текст» төбәкара фестивале узачак.

Шәһәр халкын һәм кунакларны язучылар белән очрашулар, китап ярминкәсе, экскурсияләр, интерактив уку, воркшоп һәм башкалар көтә.

Фестивальнең хедлайнеры язучы, драматург, политолог Денис Драгунский булачак. Аның авторлыгы астында «Проза фабрикасы», «Алдагчылар» һәм «Сөйгән хатын кызның кызы» китаплары чыгарылган. Денис Драгунский 9 ноябрьдә укучылар белән ачык очрашу уздырачак һәм новеллист язучының осталыгы сере белән уртаклашачак.

Тагын бер хедлайнер язучы, режиссер һәм сценарист Ислам Ханипаев булачак. «Типа я» романы, «Зур ыгы-зыгы» китабы авторы, укучылар белән ике очрашу уздырачак. 9 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә «Роман: идеядән контрактка кадәр» мастер-классы була, ә 10 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә фестивальдә катнашучылар «Китап кешене алыштыра алырмы» ачык очрашуына кушыла алачак.

Вакыйгалар барган көннәрдә 11:00 дән 20:00 гә кадәр ТР Милли китапханәсенең беренче катындагы холлда китап ярминкәсе эшләячәк. Фестиваль кысаларында катнашучылар нәшрият бәяләре буенча китаплар сатып ала алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Текст» фестиваленең аерым чараларына бару өчен алдан теркәлү кирәк. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип яза «Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию