«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Тепло Media» - заман белән бергә атлаучы укучылар һәм студентлар өчен
Новости
Яңалыклар

«Тепло Media» - заман белән бергә атлаучы укучылар һәм студентлар өчен

Казанда мәктәп укучылары, студентлар өчен медиа, PR һәм блогинг буенча бушлай укыту интенсивы узачак.

22 февральдә КФУ каршындагы "УНИКС"та узачак әлеге укыту интенсивын "ТЕПЛО MEDIA" проекты оештыра. Укыту программасында гомуми белем бирү учреждение укучылары, Казанның һәм Татарстанның уку йортлары студентлары катнаша ала. 

Программага блогинг, PR, маркетинг, медиаменеджмент, медиа, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча лекция, мастеркласслар керә. Әлеге өлкәләр буенча чыгыш ясаячак белгечләр арасында - шактый танылган проектларның PR-менеджеры Адель Җамалетдинов, "Идель" журналының шеф-мөхәррире, "Factory5" IT-компаниясе копирайтеры Динара Зиннәтова, Казан инфлюенсеры Аделина Смайл, продюцерлык үзәгенең PR-директоры Женя Потехина бар. Уку кысаларында катнашучыларга үзләренең белемнәрен сынарга - микроредаҡциядә проектларын барлыкка китерергә мөмкин булачак.

- Без катнашучылар өчен бик файдалы һәм тыгыз программа әзерләдек. Анда үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән бүлешү өчен профессионалларны чакырдык. Программа кысаларында медиа өлкәсенең төрле тармакларына кагылачакбыз һәм заманча медиа, ГМЧ өчен текст язу, продуктны, брендны таныту темаларын өйрәнәчәкбез. 2024 елда үзеңнең блогыңны үстерү ни дәрәҗәдә мөһим? Үз эшен башлап кына килгән яшь белгечкә эшне ничек һәм кайдан табарга? - болар хакында тулырак белү өчен гариза тутырырга һәм катнашырга чакырам, - дип сөйләде "ТЕПЛО MEDIA" җитәкчесе Инзилә Шакирова. 

Ул билгеләп үткәнчә, проектта катнашу өчен сылтама аша кереп анкетаны тутырырга кирәк.

 "ТЕПЛО MEDIA" Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә үткәрелә. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое