«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Тинчурин театрында «Журналистлар мәктәбе» оештырыла

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» үз эшен яңарта.

Әлеге проект Тинчурин театры өчен яңа түгел. 2021 елда «Театр журналистлары клубы» эшләп килде. Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Журналистика мәктәбе»нә театр белән кызыксынучы укучылар, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар чакырыла. Дәресләрнең театрда айга 1 тапкыр узуы планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.

Проект катнашучылары татар театры тарихы белән танышачак, драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттырачак. Укучылар практик яктан да белемнәрен ныгытачак: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләренә урнаштырылыр, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә. Беренче дәрес 10 ноябрьдә булачак. Анда катнашучыларны театр буйлап экскурсия көтә.
«Журналистика мәктәбе» укучылары К.Тинчурин театры спектакльләренә, премьераларына бушлай керә алачак. Аларның һәрберсенә махсус таныклыклар, мерч әзерләнелә. Катнашучылар үзара да ярыша: эшләре балл белән бәяләнеп барылачак. 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар