«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Титры» инклюзив кино мәктәбенә укырга кер!

Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучыларны өлкән төркемгә җыя.

Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителде. Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала.

Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. 

Август аенда Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы кинотеатрында «Титры» киномәктәбе «Робинзоны» яңа фильмын тәкъдим итә. Картина балаларның һәм ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли.

Төп рольләрне кече төркемнән балалар башкара, ә өлкәннәр төшерү төркемендә эшләгән. Төшерүләр Мамадыш районы утрауларында һәм Казанда узды, дип хәбәр иттеләр киномәктәптә.

Тулырак

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар