Якын арада М-12 федераль трассасының Казаннан Дүртөйлегә кадәрге участоклар, шул исәптән Чаллы, Түбән Кама һәм Башкортстандагы биш торак пункт тирәсендәге әйләнмә юллар да «Автодор» дәүләт компаниясенә күчәчәк.
Бу хакта «Коммерсант»ка биргән интервьюсында компания башлыгы Вячеслав петушенко сөйләгән, дип яза «Шәһри Казан». Түләүле юл системасын кертү Федераль закон таләп иткән бушлай альтернатива булганда гына мөмкин.
Чаллы, Түбән Кама һәм биш башкорт авылын әйләнеп чыгу шушы шартка туры килә, ә М-12нең башка участокларында андый мөмкинлек юк.Юлларны «Автодор» га тапшырганнан соң компания аларны куркынычсызлык элементлары: барьер киртәләре, хайваннардан саклану челтәрләре һәм өстәмә яктырту белән тәэмин итәчәк. Урау участокларда йөрү өчен түләүле режим кертеләчәк, ә трассаның калган өлешләре бушлай хәрәкәт итүне саклап калачак.
Трасса участоклары якын арада тапшырылырга тиеш, шуннан соң компания аларны җиһазландыруга һәм түләүләр алу системасын оештыруга керешәчәк.
Озынлыгы 81 чакрым булган 1 категорияле дүрт полосалы трасса моннан бер ел элек файдалануга тапшырылган иде. Аны өч ел төзегәннәр, төзелешкә 79 млрд сум тотылган.
Нет комментариев