«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

30 августта кая барырга? - чаралар дайджесты

Иртәгә, 30 август, Казанда Республика һәм шәһәр көне билгеләнеп үтәчәк. Шушы уңайдан төрле фестиваль-концертлар көтелә. Хәзер барысы турында да сөйлибез!

«ДәртФест»

Казан Кирмәнендә икенче тапкыр заманча татар мәдәнияте фестивале «ДәртФест» узачак. Биредә дизайн-маркет, талантлы артистлар чыгышы (Зур һәм Кече сәхнә), мода күрсәтү, «Акыл фабрикасы»ннан лекцияләр, балалар өчен интерактив көтелә. Фестиваль хедлайнеры – TATARKA. Тулырак мәгълүмат монда.
Вакыт: 12:00-22:00

«Милли кием»

Быел Кабан күле яры буенда бишенче тапкыр «Милли кием» фестивале узачак. Быел ул Казан театры тарихына багышланачак. Программада – концерт, милли маркет, остаханәләр, чәй зонасы, театраль променад һәм башка кызыклы чаралар.
Вакыт: 12:00-21:00

«УРАМ» урамнар мәдәнияте фестивале

«УРАМ» экстрим-паркында алтынчы мәртәбә «УРАМ культуралары» фестивале узачак. Чара бер мәйданчыкта экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен берләштерәчәк. Паркта беренче тапкыр командалы ВМХ-контест узачак, җиңгән командага төп приз — 100 000 сум. Экстрим-фестиваль кысаларында скейтбординг, роликлар, ВМХ-стрит, паркур, воркаут буенча да ярышлар узачак. Шулай ук урам боулында бию баттллары һәм Serheo-биюче, педагог, артисттан house dance буенча бию мастер — классы планлаштырылган. Ә сәхнәдә АлияНур, СТЕРЕО ШИРИНА, Turbosh, Qarti, BATO, Biicla кебек артистлар чыгыш ясаячак.
Вакыт: 10:00-22:00

Фукс бакчасын ачу

Фукс бакчасы ачылышы
Иртәгә, Шәһәр һәм Республика көнендә, Казанда яңартылган Фукс бакчасын ачу тантанасы булачак. 
Вакыт: 10:00

«Казан» гаилә үзәге каршындагы чаралар

Бу иртәгәге бәйрәмнең төп мәйданчы. Башта төп сәхнәдә республиканың барлык районнарыннан 45 пар өчен никахны теркәү тантанасы узачак. 13: 00 дә «Два Кремля»VI мотофестивале башланачак.
17:30дан алып концерт программасы көтелә. Хедлайнерлар – Дима Билан һәм поп-рок-группа «Братья Грим». Шулай ук Казан дәүләт филармониясе артистлары, «Станция МИР» фестивале катнашучылары, җырчы FAUZIA һәм автор-башкаручы ДЫШАТЬ чыгыш ясаячак.
Вакыт:10:30-22:00

«Казан сөлгесе» фольклор фестивале 

Чара Каюм Насыйри урамында узачак. Анда халык жанрындагы 300дән артык артист чыгыш ясаячак.
Вакыт: 13:00

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое