«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Адашмассың, борчылма» – урманга сәяхәт
Новости
Вакыйгалар

«Адашмассың, борчылма» – урманга сәяхәт

Җәйнең бер шимбәсендә без мини-походка – Казан үзәгеннән 10–15 минут ераклыкта урнашкан тере урман уртасына юл алдык.

Дөресен генә әйткәндә, бу урын турында мәгълүматны йөрәгебездән өзеп бирәбез, чөнки ул шул хәтле әйбәт урын: кеше белеп алса, туристлардан өзелмәс, алма төшәрлек тә урын булмас кебек. Сүзем Идел буе сукмагының Казандагы өлешендә, «Аккош күле» янында күптән түгел ачылган туристик маршрут турында.

Маршрутларны профессиональ экологлар, Республиканың Фәннәр академиясе, Татарстан шәһәрләрен үстерү һәм табигый территорияләр дирекциясе, «Архитектурный десант» архитектура бюросы һәм СИБУР ширкәтенә караган «Казаньоргсинтез» төзи. 

Бу сукмаклар «СИБУР экосукмаклары» проектының бер өлеше булып тора. Сукмакларны ясау идеясе 2023 елда, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Казаньоргсинтез» тирәсендәге урманны өйрәнгәч барлыкка килә. 1958 елда эшли башлаган завод тирәсендә 800 ләп флора һәм фауна төре бар.  Быел барлыкка килгән сукмакны «Керпе маршруты» дип атыйлар.

Маршрут атамасы аның озынлыгы белән бәйле – 2 км – керпе тәүлегенә шуның хәтле юл уза. Моннан кала шул ук юлдан барып, алдагы елларда ясалган «Карабүрек» һәм «Төлке» маршрутларында йөрергә була.

СУКМАКТА НИЛӘР БАР?

Әлеге юллар – шәһәр шау-шуыннан арыган, бераз туктап хәл җыярга теләгән кешеләр өчен идеаль мөмкинлек. Маршрутны Казандагы иң тыныч һәм рәхәт урыннарның берсе дип атарга була. 

Яңа ачылган «Керпе маршруты» сукмагы сокландыра һәм килгән кунакларның берьюлы барлык 5 хис-тойгысын эшкә җигә: биредә урман, аның хуҗаларын күзәтергә һәм ишетергә, нарат исен иснәргә, ауган агачларда үскән яшел мүкне тотып, сукмак буенда үскән кызыл бөрлегән, кура, каен җиләге һәм урман чикләвеген татып карарга була.

Сирәк кенә артыш белән мүк җиләге очрый – алар безнең җирлеккә хас үсемлекләр түгел, әмма якында күлләр булганга күрә, монда яхшы гына «яшәп яталар». Туристик маршрут төзегәндә, биологлар сирәк очрый торган, кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне уратыбрак, кеше кереп йөрмәслек итеп махсус ясаганнар.

Урманны яхшырак тояр өчен, юлда төрле «кызыклар» да яшерелгән. Мәсәлән, ялан тәпи уза торган махсус сукмак бар – шома ташлар түшәлгән, матур агачлар белән уратып алынган.

Урманда яши торган бөҗәкләр белән якыннанрак танышыр өчен, аларга оялар корылган. Анда урман өчен файдалы бөҗәкләр оялый. Маршрутта кешенең ярты буена җиткән зурлыктагы кырмыска оялары да очрый. Биредәге һәр тере зат – урманның чисталыгын билгели торган иң шәп индикатор. Урман бик тыныч күренсә дә, чынлыкта монда бик күп җан иясе бар. 

Экологларга ышансаң, мондагы урманда 24 төр җәнлек, 216 төр кош, 367 төр үсемлек очрый.

КҮПНЕ КҮРГӘН УРМАН

Бу урыннар тарихи яктан да кызыклы. Без Казанга 1000 ел дибез, ә урман аннан 12 мәртәбә картрак. 

Күз алдына китерүе дә кыен: бу урманга 12 мең ел. Аңлар өчен, бу кешелек цивилизациясенең яңа үсеш алган вакыты – хәзерге кешеләрнең ата-бабалары утрак тормышка күчеп, беренче хайваннарны ияләштергән вакыт. Әлбәттә, бу җир шары өчен күп вакыт түгел, әмма бер кеше тормышы белән чагыштырсаң… Соңгы мамонтлар юкка чыгып, климат үзгәрә башлаган, ә бу урман инде булган, империяләр барлыкка килеп юкка чыккан, ә урман торган, сугышлар башланып тәмамланган – боларның барысын да урман күзәткән.

Экологлар әйтүенә караганда, элеккеге заманнарда безнең җирләрдә тоташ урман булган, соңрак шул якларга күченгән кешеләр аны кискәннәр һәм шулай шәһәр барлыкка килгән. Шуңа формаль рәвештә Дәрвишләр бистәсендәге урман белән «Аккош күле» урманын бер дияргә була.

Дөресен әйткәндә, безнең як агачларның яше уртача 100–120 ел гына. Ә «Керпе маршруты» сукмагында 168 яшьлеге дә бар! Аны сукмакны ясаучылар матур табличкалар белән билгеләп куйган.

УНИКАЛЬ ПРАКТИКА

Монда төрле табличкалар бик еш очрый, аларга ике телдә (рус һәм татар телләрендә) гади һәм аңлаешлы итеп төрле мәгълүмат язылган. Шуңа күрә, һәрвакыт сорау арты сорау яудырып йөри торган 3–6 яшьлек балаларны монда алып килү мәҗбүри. Беренчедән, юл кыска, аны әзерлексез дә узып була, икенчедән, бу маршрут ярдәмендә урманга яңа күзлектән карарга һәм бик күп нәрсәләр белергә мөмкин. Сүз уңаеннан, кайбер Казан мәктәпләре биология дәресләрен сыйныф бүлмәсендә түгел, ә шушы юлларда үткәрә башлаган. Бу Татарстанда һәм гомумән Россиядә беренче шундый практика дияргә була. Яңа күзлектән дигәннән, урманның бер кызыклы локациясе – ятып тора торган түгәрәк сәке. Шунда ятып, урманга икенче ракурстан карарга яки утырып ял итәргә һәм чәй эчәргә була.  Урманда хәтта уеннар да ясаганнар. Бер урында аклы-каралы ташлар белән «крестики-нолики» уйнарга, икенче урында интерактив башваткыч чишәргә була.

АДАШМАССЫҢ, БОРЧЫЛМА

Урманда юлдан язмас өчен, юлның буеннан-буена зәңгәр һәм ак тамгалар куелган. Аннан да бигрәк, Казанның һәм Татарстанның экоюлларын уңайлырак узар өчен геолокация белән эшли торган «Волжская тропа» кушымтасы бар. Урман, завод янында урнашса да, бик чиста, каралган, үсемлекләр һәм агачлар үзләрен яхшы хис итә, завод экологияне саклауга, урманны үстерүгә күп көч түгә. Мондый экопроектлар гади кешеләрне дә табигатькә якынайта һәм игътибарлы булырга өйрәтә

ӘЙДӘ, ПОХОДКА БАРАБЫЗ! СИҢА МЕНӘ НИЛӘР КИРӘК БУЛАЧАК:

Уңайлы кием – озаграк йөрер өчен;

Репеллент – бөҗәкләрдән сакланырга;

Пакет – чүпләрне үзең белән алыр өчен;

Бинокль – әгәр кошларны күзәтергә теләсәң;

Су – якын тирәдә кибетләр юк;

Телефонда офлайн карта – якын-тирәдә телефон тотмый, сәяхәт вакытына элемтәсез калырга әзер бул!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое