10 февральдә MOÑ театр мәйданчыгында ИДЕЛ иҗат лабораториясенең “ЯШЬЛЕККӘ” дип аталган йомгаклау чарасы узды. Соңгы ел эчендә журнал чыгаручы редакция генә түгел, ә тулы бер продакшен ролен үтәгән ИДЕЛ кабат кызыклы формат тәкъдим итте.
Бер перформанс эчендә иҗат лабораториясенең барлык проектлары берләштерелгән иде. Кичә буена ике алып баручы — Зөләйха Камалова белән Гүзәл Закирова – үзара «бәхәсләште». Берсе яңа татарча контент булдыруны кирәкле эш, дип яклады, икенчесе – бу эшне кирәксез, «кагыйдәләрне» бозучы, дип «хейт» белдерде. Әлбәттә, бу режиссер алымы гына иде. Чынлыкта, лаборатория катнашучыларына тәнкыйть белән очрашырга туры килсә дә, яңалыкны, креатив адымнарны кабул итүчеләр күбрәк.
ИДЕЛ редакциясе 2024 ел дәвамында 6 төрле проектка яңа сулыш өрде. Араларында моңа кадәр чыгып барган, әмма яңарыш таләп иткәннәре дә («Мин авылда калам»), бөтенләй өр-яңадан уйланылган проектлар да бар: «Стилист — авылда», «Карале», «Бәхәс», «Дөрес сөйләш», «Алло, Илһам». Соңгысы исә аерым юнәләшеләрдән торды: җырлар язу, клиплар төшерү, яшь шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру, фольклорны заманчалаштыру, милли дизайнны көнкүрештә өйрәнү.
«ЯШЬЛЕККӘ» чарасында алда санап үтелгән барлык проектлар кызыклы форматта тәкъдим ителде. Стилист Исмаил Сафиулов үзенең туган теленә мәхәббәте, әмма телне камил белмәү нәтиҗәсендә киң җәмәгатьчелек алдында татарча сөйләшергә куркуы турында ачыктан-ачык сөйләде. Казан биючеләре күптән түгел чыккан «12 кыз» җыры астында милли аутфитларда дефиле оештырды. Актриса Альбина Ногманова шигырьгә биюле перформанс күрсәтте, азактан Айрат Хайруллин, Elina һәм Malsi Music чыгышы белән чын дискотека узды. Ә ретро темаларны яратучылар өчен театр мәйданчыгы алдында төрле буын яшьләрнең символы булган детальләр, киемнәр, аксессуарлар, техникаларны туплаган махсус күргәзмә эшләнелгән иде.
Зал һәрбер чыгышны, режиссер Динә Сафина уйлап тапкан кызыклы күчешләрне бер тынсыз күзәтте, моңланды, көлде, кушылып җырлады, уйланды.
Кичәдә дәрәҗәле кунаклар да бар иде: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Яңа гасыр» - ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Юлия Андреева.
Кыскасы, «ЯШЬЛЕККӘ» чарасы яшьлекнең үзе кебек үк төрле, күпьяклы һәм мавыктыргыч узды. ИДЕЛ әле шаккаттырачак – күзәтеп бар!
Фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев