Ташкабакларын (кабачки) кая куярга белмәгән кешеләр өчен бу рецепт.
Кирәк булачак:
Беленнәр өчен:
– 1,5 кг ташкабак
– 100 гр он
– 2 йомырка
– тәменчә тоз, борыч
Крем өчен:
– 250-300 гр эремчекле сыр
– 200 гр майонез
– Үзегез яратканча укроп я башка үләннәр
– 1 зур тырнак сарымсак
– берничә помидор
– бизәү өчен кыяклы суган
Эш тәртибе:
Ташкабакны эре угычтан уарга (кабыгы йомшак булса, аның белән бергә, каты булса, башта әрчергә). Бераз тоз сибеп, ташкабакның суын сыгарга (яхшы итеп сыгылмаса, беленнәр ертыла торган булачак). Он, йомырка, тоз-борыч кушып, тугларга. Камыр артык сыек булса, он өстәргә. Һәр ягын 2шәр минут табада тотып, беленнәр пешерергә.
Беленнәр суынган арада, крем әзерли торабыз. Эремчекле сыр, майонез, сарымсак һәм укропны туглап, крем ясыйбыз. Һәр беленнең арасына крем сылап, торт җыярга. Крем белән бергә беленнәр арасына вак итеп туралган помидорлар да тезәргә була. Тортның иң өске катына вак итеп туралган яшел суган сибәргә.
Нет комментариев