«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-При алды
Новости
Вакыйгалар

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-При алды

Җиңү өчен 21 команда ярышты.

13 мартта Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Әлеге уен 2025 ел сезонын ачып җибәрде: биредә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 21 команда көч сынашты.

Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучыларыннан тыш, яңа командалар да шактый иде. Алар барысы да 9-13 мартта «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнде. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын хәзерләде.
Традиция буенча, татарча КВН лигасы сезоны Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела. Зур фестивальдә  үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон  дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал.

«Әйдә, ШаяРТ!» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Уенны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды.

Бу юлы Зур фестивальне Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Махсус хәрби операция катнашучысы, «Əйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 2019-2020 еллардагы чемпионы, стендап-комик Ленар Галәү бәяләде.

«Ничә ел дәвамында жюри әгъзасы булып, ел саен шундый фикерләр туа. Тагын нәрсә белән гаҗәпләндерә алырлар командалар? Шаяртмаган ситуация, мәзәк  калмады, бигрәк тә татарда. Ләкин быелгы фестиваль татар КВНының яңа яссылыгын күрсәтте», – диде Айваз Садыйров.

Нәтиҗәләр:

•    «Фестиваль ачышы» — «Шәлперәймәс егетләр» (ИФМК, КФУ, Казан). Бүләк – 5 мең сум.
•    «Иң яхшы мәзәк» — «Яратам» (Казан). Бүләк – 5 мең сум.
•    «Иң яхшы актриса» — Лия Әхәтова («Керәшеннәр») һәм Камилә Кыямова (Әтнә районы). Бүләк – 5 мең сум һәрберсенә.
•    «Иң яхшы актер» —  Камил Сәлимуллин («Тат мак», Әтнә). Бүләк – 5 мең сум.
•    3 урын — «Безнекеләр» (Чирмешән районы). Бүләк – 10 мең сум.
•    2 урын — «Зыян гына» (КДАУ, Казан). Бүләк – 10 мең сум.
•    1 урын — «Сабалетта» (Саба). Бүләк – 10 мең сум.

Гран-Прига Уфа шәһәреннән Башкорт лигасының җыелма командасы лаек булды. Аларга 50 мең сум тапшырылды.
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое