Кешенең уңышка, танылуга, карьерага омтылуы — табигый хәл.
Әмма кайчакта шушы юлда без иң кадерле нәрсәләрне югалтабыз: гаилә, мәхәббәт, балалар…К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Бәхет хакы» спектакле нәкъ менә шул турыда. Сүз уңаеннан, 22-23 майда спектакльнең премьерасы көтелә.
Спектакльнең режиссёры Рамил Фазлыев әлеге мелодрама геройларының хис-кичерешләрен җырлар һәм биюләр аша җиткергән. Актерларның вокал һәм бию осталыклары тамашачыларны таң калдыра. Зәринә Сафина белән Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның «Танго» бие аеруча алкышларга лаек булды. Мелодрама жанрында булуына карамастан, әсәрнең төп мәгънәсен – бәхет хакы турында фикерне җиңел һәм аңлаешлы итеп күрсәтә алдылар. Тамашачы ахырда «Чыннан да менә болай яшәргә кирәк» дигән нәтиҗәгә китерде.
Илзирә Алиәкбәрова
Нет комментариев