25 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филаморниясенең концертлар залында «Идел» XIV Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-бәйгесе лауреатларының гала-концерты узды.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә 14 нче мәртәбә уздырыла.
Фестиваль-бәйге яшь башкаручыларны туган телне, үз халыкларының музыкаль мәдәниятен саклап калырга омтылуда берләштерә һәм Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгын символлаштыра.
Гала-концертны Зөлфәт Зиннуров һәм Галия Вахитова алып бардылар. Шунсын да билгеләп үтергә кирәк, концерт ике телдә: татар һәм башкорт – алып барылды. Бу бәйгенең чыннан да ике халыкның дуслык һәм татулыгын ассызыклады.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова ачып җибәрделәр.
«Һәрбер эшнең тирән мәгънәсе бар. Бу – тугандаш булган татар һәм башкорт халыкларына дуслык күперен төзүче фестиваль. Ул сезнең күңел дәфтәрләрегездә тирән эз калдырырлык дәрәҗәдә уелып калсын иде дигән теләктә калам», - диде Данис Шакиров һәм Эльмира Газизованы «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлегенең медале белән бүләкләде.
Быелгы гала-концертның максаты: узган ел Уфа шәһәрендә һәм аннан алдагы елларда узган конкурсларда якты эз калдырган конкурсантларның, җиңүчеләрнең талантларын күрсәтү.
Гала-концертка кадәр катнашучылар 3 тур аша үткәннәр. Нәтиҗәдә аларның иң-иңнәренә зур сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмайды.
Катнашучылар үзләрен түбәндәге номинацияләрдә сынаганнар:
- Башкорт халык җыры
- Татар халык җыры
- Башкорт эстрада җыры
- Татар эстрада җыры
- Иң яхшы дуэт
- Автор-башкаручы
- Академик башкару
- Балалар номинациясе
Гала-концертта үзләренең моңлы тавышлары белән Яна Шалаумова, Ильназ Харисов, Алия Ильясова һәм Данияр Бесаев дуэты, Руслан Габбасов, Әминә Мортазина, Сәид Галилуллин, Әмир Галиуллин, Алмаз Сирусин, Илина Сафина, Зөлмир Закиров, «Батырлар» дуэты, Динар Шәрәфетдинов, Ильяс Сәлахов, Миләүшә Миңнушина, Алмаз Хөсәенов тамашычларны таң калдырдылар. Яшь талантларга сокланмыйча карап булмый иде. Һәрберсе матур, искиткеч тавышлары белән тамашачылар йөрәгенә үтеп керделәр.
Шулай ук тамашачылар алдында Татарстанның халык артисты һәм конкурсның жюри әгъзасы Зөфәр Хәйретдинов чыгыш ясады.
Гала-концерт «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-бәйгесе барлык катнашучыларның әлеге конкурсның гимнын җырлау белән матур итеп төгәлләнде. Барлык оештыручыларга һәм иганәчеләргә яшь талантларны табып, аларга үсү мөмкинлеге биргәннәре өчен зур рәхмәт. Шуны билгеләп үтә алабыз, тамашачыга концерт һичшиксез ошады. Номерлар арасында алкышлар бертуктаусыз яңгырап торды.
Кәрим Газизуллин
Нет комментариев